ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно
Новости
27 Июня , 10:41

Ярдәм нәтиҗәле булсын дип

25-26 июнь көннәрендә Башкортстандагы шәһәр-районнарның 60тан артык мәйданында “Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты” дип исемләнгән Гомумрусия мәшгульлек ярминкәсенең федераль этабы үтте.

Ярдәм нәтиҗәле булсын дипЯрдәм нәтиҗәле булсын дип
Ярдәм нәтиҗәле булсын дип

Ул “Кадрлар” гомумдәүләт проекты чикләрендә оештырыла. Бу чара оешма-учреждениеләрне хезмәткәрләр белән, бүгенге көндә предприятиеләрдә аеруча таләп ителгән эшче һөнәр ияләре белән тәэмин итү, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү максатында үткәрелә. Быелгы чара барышында анда килүчеләргә республиканың 270тән артык эш бирүчесеннән 2 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителде. Мөрәҗәгать итүче гражданнар белән һөнәри юнәлеш бирү һәм аларга туры килгән вакансияләрне сайлау үткәрелде. Мәшгульлек үзәкләре белгечләре шулай ук резюме язу һәм презентацияләү буенча ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, ярминкә мәйданчыклары эш бирүчеләр белән турыдан-туры әңгәмәләшү, сөйләшү һәм осталык сәгатьләре, төрле тренинглар үткәрү урыны да булды. Республикабыз башкаласы Уфада ярминкәнең төп чаралары ике мәйданда үтте. Русия күләмендәге шушы ярминкә 26 июньдә районыбызның Мәшгульлек үзәгендә дә үтте. Анда безнең җирлектә эшчәнлек алып баручы оешма-учреждениеләре вәкилләре – кадрлар белән эшләүче белгечләр һәм әлеге вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә торып, хезмәт урыны эзләгән якташлар килде. Алар игътибарына Республика мәшгульлек үзәге Ридан Рәфыйкъ улы Әхъямов мөрәҗәгате белән видеотрансляция тәкъдим ителде. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова анда катнашучыларны сәламләде, мәшгульлек ярминкәсен үткәрү максатларын билгеләп, анда катнашучы эш бирүче оешма-учреждение вәкилләре турында әйтеп үтте. Аның чыгышыннан соң Гомумрусия ярминкәсендә катнашкан район үзәк дәваханәсе, мәгариф бүлеге, “Үзәк” МТС "Чакмагыш-икмәк", “Стәрлебаш кошчылык фермасы” җәмгыятьләре һәм башка оешма-учреждениеләр вәкилләре үзәктә исәптә торучы эш эзләүчеләр белән әңгәмәләшеп, кызыксындырган һөнәрләр буенча мәгълүматлар җиткерделәр һәм эш шартлары, социаль гарантияләр һәм карьера үсеше мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Моннан тыш, чарада шулай ук республика адвокатлар коллегиясенең Чакмагыш районындагы филиалы җитәкчесе Олеся Олеговна Никитина да катнашып, мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган хезмәт стажы күләмен билгеләү, пенсиягә чыгу өчен документлар җыю кебек хокуки мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде. Әлеге чара чын мәгънәсендә эш бирүчеләр һәм хезмәт урыннары эзләүчеләрнең очрашу мәйданчыгы булды. Биредә алар эшкә урнашу мөмкинлек-перспективалары хакында турыдан-туры сөйләшә алды. Районның оешма-учреждениеләре дүрт дистәдән артык вакансия тәкъдим итте. Әлеге ярминкәдә катнашучылар Мәшгульлек үзәге эш урыннарын гына түгел, төрле һөнәрләр буенча укыту һәм квалификацияне күтәрүне дә тәкъдим итүе турында мәгълүматка ия булдылар. Чара барышында махсус хәрби операция ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, 50 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар, яшь балалар тәрбияләүче әни-әтиләр "Кадрлар" гомумдәүләт проекты чикләрендә яңа һөнәр үзләштерә ала дип билгеләнде. Гомумән, бу ярминкә эш тәкъдим итүчеләргә ярдәм итеп кенә калмый, заманча мәшгульлек үзәкләренең мөмкинлекләрен дә күрсәтә. Монда кешеләр эш табып кына калмый, карьера үсеше, яңа һөнәр үзләштерү, бизнес ачу һәм социаль контракт төзү перспективалары турында да мәгълүматка ия була ала. Учреждениенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “ГКУ РЦЗН по Чекмагушевскому району” сайтында оештырылачак һәм үткәрелгән чаралар турындагы яңалыклар, эш урыннары эзләүче якташлар өчен файдалы мәгълүматлар даими урнаштырылып бара.

Ярдәм нәтиҗәле булсын дип
Ярдәм нәтиҗәле булсын дип
Ярдәм нәтиҗәле булсын дип
Ярдәм нәтиҗәле булсын дип
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас