

Язгы чакырылышта да районыбыз егетләре дәүләтебезнең Кораллы Көчләре сафларын тулыланды. 1 июль иртәсендә янә ун якташыбыз хәрби хезмәткә чакырылды. Альмир Габбасов, Илдар Иргалиев, Алмаз Латыйпов, Артур Мурадов, Илнар Нурисламов, Илназ Садыйков, Марсель Сәлихов, Әмин Хошаков, Артем Хуҗин, Нияз Шәрифуллин хәрби хезмәт вакытын лаеклы үтеп, янә бер елдан туган якларга армия мәктәбен үткән чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтыр дип көтәбез. Егетләрнең байтагы уку йортларын тәмамлап, һөнәр үзләштереп тә өлгергән. Район хәрби комиссариатында алар белән очрашып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ихлас теләкләр җиткерделәр, янә бер елдан сау-сәламәт булып, туган районыбызга әйләнеп кайтуларын теләделәр. Район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков егетләр белән әңгәмәләшеп, сорауларга җавап бирде, башкаладагы пунктта һәм хәрби частьларда кабул ителгән кагыйдә-таләпләрне аныклап аңлатты, яшь райондашларыбызга хәерле юллар теләде. Хәрби хезмәткә юлланучы булачак солдатларны озатырга иң якын кешеләре – әти-әниләре, туганнары, дуслары да килде. Алар барысы да бер теләктә – еллар һәм егетләр хезмәт иткән төбәкләр имин, тыныч булсын, саулык-сәламәтлектә хезмәт итеп, чыныгып кайтсыннар. Бу сүзләр хәрби хезмәткә чакырылучы Альмир Габбасовны озатырга килгән укытучысы Илгизәр Дамир улы Гаскәровның теләкләрендә дә чагылыш тапты. “Альмирга кичә генә Аграр-технология колледжының районыбыздагы филиалын тәмамлау турындагы дипломны тапшырдык. Бүген инде ул Туган илебезне саклау өчен армия хезмәтенә юллана. Егетләребезнең барысына да яхшы хезмәт итеп, ил алдындагы бурычларын үтәп, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп әйләсен. Хәерле, изге юллар аларга”, – диде ул. Әй, яшь райондашларыбыз өчен армия аларның көчләрен, түземлекләрен һәм сабырлыкларын сынау мәктәбе булачак. Без исә Чакмагыш районы егетләренең барлык киртә-кыенлыкларны җиңә алачагына ныклы ышанабыз һәм аларга уңышлар, янәшәләрендә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр, ышанычлы дуслар булуын һәм мөмкин кадәр җиңелрәк булган хезмәт елы үтүен телибез. Имин, хәерле юллар сезгә, илебез сакчылары!