

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе” җәмгыятенең директоры Рамил Камил улы Агиев, Нефтекама шәһәрендәге «Газпромгазоразделение-Уфа» җәмгыятенең Чакмагыштагы бүлеге начальнигы Илгизәр Гали улы Исхаков, җаваплылыгы чикләнгән "Экология Т" җәмгыятенең төбәк операторы директоры урынбасары Ринат Тимершәриф улы Баһманов, район оешма-предприятие җитәкчеләре, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты. Чара гадәттәгечә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, йорт комитетлары рәисләре һәм коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре белән очрашу нәтиҗәле узды. Идарәче компания җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев йортларда, подъездларда нинди эшләр башкарылганлыгын, алдагы ягулык сезонына әзерлекнең ничек баруын сөйләде һәм якын киләчәккә план-максатлар белән уртаклашты. Газ һәм электр җиһазларын эксплуатацияләүгә, төтен һәм вентиляция каналларының торышына, гомуми хәвефсезлек мәсьәләләренә ныклы игътибар юнәлттеләр. Форумның мөһим өлеше – милекчеләр белән турыдан-туры әңгәмә алып бару булды. Халык үзләрен борчыган сорауларын бирде, алар күп фатирлы йортларны ремонтлау, төзекләндерүгә кагылышты булды. Барлык сорау-мөрәҗәгатьләрне дә эшкә алдылар.