

Шушы өлкәдә эшләгән һөнәр ияләренә хөрмәт йөзеннән Русия почтасы көне бәйрәме булдырылган. Ул һәр елны июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләнә. Агымдагы елда бу бәйрәм 12 июльгә туры килә. Аны үткәрүнең асылы – һәр көнне меңләгән гәзит-журналларны, хатларны сортировкалаучы, һава торышының нинди булуына карамастан, аларны йортларга китереп тапшыручы, почта бүлекчәләренә килүче кешеләрне якты йөз белән каршы алып, түләүләрне башкарырга ярдәм итүче һәм акча-корренспонденция белән бәйле башка хезмәтләрне башкаручы һөнәр ияләренә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү. Бу бәйрәм – ышанычлылык һәм түземлек, күзгә күренмәс әмма кешеләрне бер-берсенә тоташтыра торган ныклы бәйләнеш турында. Районыбызда урнашкан почта бүлекчәләре һәрвакыт район үзәгендә һәм авылларда яшәүче якташларны үзенә тартып торучы, бер вакытта да кеше өзелми торган оешмаларның берсе булды. Заман каршылыкларына һәм мәгълүмат технологияләренең шактый алга китүенә карамастан, биредә эшләүче һөнәр ияләренең хезмәте дәвам итә һәм зур сорау белән файдалана. Аларның хезмәтенә бигрәк тә өлкән буын кешеләре мохтаҗ. Әлеге вакытта район үзәгендә ике почта бүлекчәсе эшли. Алар – Чакмагышның Ленин урамында урнашкан үзәк һәм Яшьләр урамындагы “Чакмагыш-1” бүлекчәләре. Һәр көнне диярлек монда йөзләгән, хәтта меңләгән данә районда, республикада һәм ил күләмендә нәшер ителгән гәзит-журналлар китерелә. Алар сортировка бүлегендә тиешле адресларга тәгаенләнгәннән соң, хат ташучыларга, авыллардагы бүлекчәләргә озатыла. Бүгенге көндә үзәк почта бүлекчәсендә – 4, “Чакмагыш-1” бүлекчәсендә ике почтальонка хезмәт сала. Үзәк бүлекчәдә эшләүче операторлар башкарган эш күләме дә шактый зур. Алар юридик һәм физик шәхесләргә почта хезмәтләре күрсәтә: хатлар-посылкалар, коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төрле түләүләрне кабул итә һәм адресатларга тапшыра. Биредә һәрвакыт клиентлар өзелеп тормый, без килгәндә дә байтак кеше бар иде. Гәзит-журналлардан тыш, бүлекчәдә көндәлек сорау белән файдаланган товарлар һәм лотерея билетлары да сатыла. Операторлар Ирина Ибраһимова һәм Светлана Сафиуллина биредә байтак еллар дәвамында райондашлар белән уртак тел табып эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләр, үз һөнәрләренең осталары булып танылдылар. Монда килүче райондашлар аларга ихласлыклары, ярдәмчел булулары өчен рәхмәтле. Бүлекчәдә шулай ук БТВ банкы хезмәтләреннән дә файдаланырга мөмкин. Биредә урнаштырылган банкомат һәм банк вәкиле кирәкле финанс операцияләрен тиз арада башкарырга ярдәм итә. Без оешма хезмәтләреннән файдаланган райондашлар исеменнән Чакмагыштагы һәм авыллардагы бүлекчәләрдә эшләүче барлык почта хезмәткәрләрен якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган җаваплы эшләрендә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.