ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
7 Июля , 06:38

Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын

“Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” – “Уңайлы тормыш өчен инфраструктура” дәүләт проектының бер өлеше булып торган торак коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча киң масштаблы дәүләт программасы ул, 2030 кадәр аны тормышка ашыру максатында дәүләт казнасыннан 4,5 триллион сум акча юнәлтеләчәк. “Бердәм Русия” сәяси партияес шушы проектның максатларын үзенә халык программасы нигезе итеп кабул итте.

Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсынИң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын
Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын

Шушы программа үз эченә еллар дәвамында файдала нылудан шактый таушала төшкән инженерлык челтәрләрен (су, җылылык үткәргечләр, канализация челтәре) тулысынча яңартуны ала. Өстәмә рәвештә заманча калдык суларны тазарту корылмалары, казанлыклар, эчәр су туплап кулланучыларга озату станцияләре төзелә, ха лыкка уңайлыклар тудыручы башка төр эшләр башкарыла. Боларның һәммәсенең дә 2030 елга кадәр 20 миллионнан ар тык русиялегә тораккоммуналь хезмәтләр күрсәтүне төптән яхшырта төшүгә китерәчәге күзалланыла. “Бердәм Русия” сәяси партиясе илебез Хөкүмәте белән берлектә беренче чиратта финансланылачак иң проблемалы объектларны барлады һәм урыннарда әлеге максатта күләмле эшләр башкарыла да инде. 2021 елда ук кабул ителгән партия программасына ярашлы, урыннардан инициативалар җентекле тикшерелә һәм кичектерелүне көтми торган иң мөһимнәре шушы проект ярдәмендә тиз арада хәл ителә. Эшләр барышы партия активистлары һәм урын очрашып аралаша. Районыбыз үзәгендә дә шушы программа чикләрендә Азатлык, Октябрьнең 70 еллыгы урамнарындагы күпкатлы 6 торак йортларны, шулай ук Балалар яшүсмерләр спорт комплексын һәм “Гаилә” үзәге белән социаль приют урнашкан бинаны җылыту челтәрен яңарту бара. Әлегә кадәр файдаланылган җылылык үткәргеч шактый искергән һәм җир өстеннән үткәнлектән, уңайсызлыклар тудыру белән беррәттән, тирә якның күренешенә дә тискәре йогынты ясый иде. “Башкоммунпроект” оешмасы әзерләгән проектка ярашлы, алда әйтеп үтелгәнчә, әлеге мөһим эшне федераль программага нигезләнеп җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте хезмәт кәрләре башкара. Бу көнгә биредә тузган үткәргеч сүтеп алынып, траншеялар казылып, 826 метр торбаүткәргеч салынган. Биналарга җылылык үткәргечләрне юнәлтү максатында биш кое монтажланыла, аларда 32 бикләүбүлү арматурасы урнаш тырылачак. Башкарыласы эш күләмнәренә карап, һәр көнне объектта 511әр хезмәткәр эшкә җәлеп ителә, кимендә өч берәмлек техника куела. Узган җомгада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торакком муналь хуҗалык буенча урын басары Сергей Александрович Васильев, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов һәм “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе сәркатибе Эльмира Рамил кызы Федорова чираттагы тапкыр әлеге объекттагы эшләр барышы белән таныштылар. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев эшләрнең инде 80 проценттан артыграгы үтәлүе, № 27 (11992) ПӘНҖЕШӘМБЕ, 9 ИЮЛЬ, 2026 ЕЛ 12+ нардагы депутатларның җентекле күзәтүендә тора, алар әлеге объектларда булып, баш карылганнарның сыйфатын контрольдә тота, халык белән объектның планга ярашлы вакыт эчендә – агымдагы елның 20 июленә кадәр әзер булачагына белдерде. Башкарылганнарның сыйфатына күзәтчеләр һәм урыннарда яшәүчеләрдән дәгъвалар һәм искәрмәләр булмавы да, эшләрнең тиз арада төгәлләнергә торуы да халык өчен чынчынлап уңайлыклар арта чагына ишарәли. Объект фай далануга тапшырылганчы ук төзелеш мәйданы тулысынча  тәртипкә китереләчәк һәм йортлар, биналар алды төзекләндерелеп, үзенчәлекле бер матурлык тудырып торачак.

Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын
Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын
Иң мөһиме – кешеләргә уңайлы булсын
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас