

Соңгы елларда бу буын вәкилләре уйнаган уеннар әкренләп кире кайта башлавы күзәтелә. Һәр елны җәйге каникул көннәрендә Яшьләр үзәге белгечләре Чакмагышның төрле микрорайоннарына барып, анда яшәүче балалар өчен күмәк уеннар оештыра. Бу күркәм традиция быел дә дәвам итте. Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Ирина Мансурова белән районның Беренчеләр хәрәкәте оешмасының әйдәүче белгече Томила Алтынбаева Чакмагышның Кирпеч заводы микрорайонында яшәүче балалар өчен чын мәгънәсендәге йорт алды уеннары бәйрәмен оештырды. Бу сәгатьләрдә гади мәйданчык балалар көлүе яңгырап торган шат күңеллелек, ихлас тойгылар территориясенә әйләнде дисәк тә, һич арттыру булмастыр, мөгаен. Телефоннары, планшетлары һәм башка гаджетлары турында онытып торып, малайлар һәм кызлар хәрәкәтле мавыктыргыч уеннар дөньясына сәяхәт кылдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алай гына да түгел, алар тизлеккә, җитезлекккә, откырлыкка сынау булган уеннарда җинү, алдынгылык шатлыгын кичереп кенә калмый, татлы күчтәнәчләр белән дә сыйландылар. “Без балалар өчен уеннар сайлаганда аларның команда белән уйный торган, хәрәкәтле булганнарына өстенлек бирергә тырыштык. Андый уеннар балаларда бердәмлек, командада эшли белү күнекмәләр тәрбияләүгә ярдәм итә һәм, әлбәттә, җиңүгә омтылу, ярыш чәмен дә арттыра. Шуңа да үсеп килүче яшь уен вәкилләре арасында аеруча популярлык белән файдаланганнарын сайлап уйнаттык”, – ди яшьләр белән эшләү буенча белгеч Ирина Хәбиб кызы Мансурова.