

Республикабызның Бөре шәһәре 2019 елдан башлап Башкортстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен даими рәвештә билгеләү башкаласы булып танылды. Быел биредә бу фестиваль җиденче тапкыр үтә. Бүген, 8 июльдә, Бөре шәһәре янә бәйрәмнең йөрәге, үзәге була. Биредәге фестиваль ике бик тә мөһим теманың – республикада игълан ителгән Зур һәм тату гаиләнең һәм ил күләмендә үтә торган Русия халыклары бердәмлегенең чагылышы булып тора. Октябрь мәйданында халык күңел ачулары белән башланган бәйрәм программасы кичке сәгатьләргә кадәр дәвам итәчәк. Аларда катнашучылар һәм шәһәр кунаклары өчен күргәзмә зоналары, осталарның үзенчәлекле эшләре тәкъдим ителгән кәсепләр ярминкәсе, гастрономия фестивале һәм күп санлы интерактив мәйданчыклар эшләр дип планлаштырылган. Яшь парларның биредәге Петр һәм Феврония истәлегенә куелган һәйкәл янында никахлашу тантанасы бәйрәмнең төп чарасы булачак. Ә алар белән бу тантана шатлыгын мәхәббәт, тугрылык үрнәге булган, 50 ел дәвамында тормыш сукмагыннан бергә атлаган һәм нәкъ шушы көнне гаилә юбилеен билгеләгән “алтын” пар уртаклашачак һәм яшьләргә бәхетле яшәү серләрен җиткерәчәк. Бу күркәм традиция беркемне дә битараф калдырмый. Моннан тыш, фестивальдә чагу премьералар да үтәчәк. Башкортстанның тарихи-мәдәни үзәкләре төрле мәйданнарда милли уеннар һәм республикада яшәүче халыкларның балаларны тәрбияләү буенча традицияләрен чагылдырган программалар тәкъдим итә. Алар күп милләтле республикабызның мәдәни мирасы байлыгын тагын да ачыграк чагылдырачак. Күп кеше катнашлыгында үтәчәк халык карнавалы да, елдагыча, зур популярлык белән файдаланыр дип көтә чараны оештыручылар. Бәйрәмнең төп сәхнәсен көндез Бөре шәһәренең иҗади коллективлары биләсә, кичке сәгатьләрдә исә республика сәхнә осталары – Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар һәм яшь башкаручы Назгөл Отузованың чыгышлары булачак. Шулай ук бу көнне гаилә парларына дәүләт бүләкләре – “Герой-ана” исеме, “Ата-ана даны” ордены, “Ата-ана батырлыгы” ордены медале һәм шулай ук “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” шәрәфле медале тапшырылачак. Быелгы фестиваль программасында яңалыклар да була. Аның дәвамында һәр теләге булган кеше махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче яугирләргә җылы теләкләр язып җиткерү мөмкинлегенә ия булачак. Фестивальдә катнашу бушлай. Кемнең Бөре шәһәренә барып, зур һәм күркәм халык бәйрәмен үз күзләре белән күрәсе, аның үзәгендә “кайныйсы” килә – бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаслар дип ышанабыз. Әйткәндәй, изгеләр Петр һәм Февронияга багышлап төрле шәһәрләрдә хәтта һәйкәлләр дә күтәрелгән. Әлеге язманы тулыландыручы фотосурәттә Удмуртиянең башкаласы Ижевсктагы һәйкәлне күрергә була. Фото язма авторының шәхси архивыннан алынды.