ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
8 Июля , 09:35

Шатлык һәм яңа ачышлар чарасы булды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Чакмагышның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда җылы, күңелләрдә калырлык һәм яңа ачышларга бай гаилә көне үтте.

Шатлык һәм яңа ачышлар чарасы булдыШатлык һәм яңа ачышлар чарасы булды
Шатлык һәм яңа ачышлар чарасы булды

Бу көнне монда Уфа, Усинск, Нижневартовск шәһәрләреннән кайткан районыбыз кунаклары тоташ гаиләләр белән килделәр. Алар арасында нәнәйләр-картәтәйләр, әти-әниләр һәм балалар бар иде. Музейда һәркем үзе өчен яңа булган мәгълүматларны үзләштерде, ә инде барысы да бергә булу араларны тагын да якынайтты. Бу көн программасы шундый фәһемле итеп төзелде: бирегә килүчеләр өчен туган як тарихы дәреслекләрдәге коры юлларга гына кайтып калмады, ә чын мәгънәсендә тере, һәркемгә аңлаешлы һәм якын булып кабул ителде. Музей хезмәткәрләре иң кечкенә кунаклар өчен безнең җирлектә төрле чорларда яшәгән халыкларның гаилә традицияләре турында кыска, әмма балалар өчен кызыклы формада җиткерелгән мәгълүмат-сөйләмнәр әзерләде. Кечкенәләр йортларның ничек төзелүе, гаиләдә эшләр бүленеше, тумыштан башлап кеше тормышының мөһим чорларында нинди йолалар башкарылуы турында бик күп яңалыклар белделәр. Бу бәяннар гади, аңлаешлы, авыр терминнар кулланмый, әмма мичтән чыккан җылы икмәк исе, өлкәннәргә хөрмәт-ихтирам, балаларның кече яшьтән үк өлкәннәрнең барлык эшләрдә дә төп ярдәмчеләре итеп тәрбияләнүе турындагы истә калырлык детальләр белән тулыландырып җиткерелде һәм мөһим тәрбияви әһәмияткә ия булды. Чара барышында балалар интерактив биремнәрне дә үтәделәр: “гаилә агачы”н җыйдылар, бу темага багышланган әйтем-мәкальләрне исләренә төшерделәр һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булган акчәчкә – ромашка эшләү буенча осталык сәгатендә катнаштылар. Аларның тырышып эшләвен карап тору да сөенечле булды, һәр чәчкә, һәр гаилә кебек үк, үзенчәлекле булды. Бергәләп эшләп, әти-әниләр һәм балалар әңгәмәләшеп тә, истәлекләр белән дә уртаклашып, бер-берсенә мөһим әйберләр турында да сөйләп өлгерделәр. Мондый мизгелләрдә тарих үзе җанланган кебек була, чөнки гаилә истәлекләре –буыннардан-буыннарга тапшырылган рухи мирасның бер өлеше бит ул. “Изгелек территориясе” оешмасы хезмәткәре Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева оештырып үткәргән очрашу Гаилә бәйрәменең аерым өлеше булды. Ул экскурсиянең тәрбияләнүчеләре өчен кызыклы һәм уңайлы булуы өчен барысын ныклап уйлап әзерләнгән, ә музей хезмәткәрләре алар өчен җиңел аңлаешлы булган һәм тәэссоратлар калдыра торган тарихи мәгълүмат-сөйләмнәр әзерләде. Балалар өчен бу чарада катнашу музейга гади сәяхәт кенә түгел, ә үзләрен зур җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә булды. Бу көнне музей залларында аерым, үзгә бер мөхит: биредәге барысы да өйрәнгән тантаналы тынлык түгел, ә балаларның шат тавышлары һәм көлүе, өлкәннәрнең тыныч сөйләшүе хакимлек итте. Музей кунаклары экспозицияләрне карап, экспонатлар турында сөйләштеләр, истәлеккә фотога төштеләр. Һәм шушы гади мизгелләрдә – бергәләп борынгы көнкүреш әйберләрен карауда, теге яки бу предметның ничек кулланылуын белергә-аңларга тырышуда музейның төп билгеләнеше булган бердәмлек, тарихның бер өлеше булуны тою хисләре барлыкка килде. Районның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда үткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне янә бер тапкыр шуны искә төшерде: тарих ул – даталар һәм вакыйгалар гына түгел, ә кешеләр, аларның язмышлары, бер-берсе белән үзара бәйләнешләре дә. Ә гаилә исә – ул үткәннәрне, бүгенгене һәм киләчәкне үзара ныгытып бәйли торган беренче һәм иң ныклы җеп. Мондый көннәр киләчәктә дә традициягә әверелсен иде, чөнки нәкъ менә гаилә мөхитендә тарихта та, йөрәкләр дә киңрәк ачыла.

Шатлык һәм яңа ачышлар чарасы булды
Шатлык һәм яңа ачышлар чарасы булды
Автор:Эльвира Ямалеева, тарихи-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.
Читайте нас