ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
8 Июля , 12:32

Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап

Районыбызда ярты гасырлык гомер юлын тирә-яктагыларга өлге булырлык күркәм итеп үткән күркәм гаиләләр бихисап.

Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклапЯшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап

Матур традиция буенча, бүген билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районның ЗАГС бүлегендә парлы тормыш юбилее шатлыгын кичергән өлкәннәр хөрмәтләнде. Алар моннан илле ел элек язмышларын бергә бәйләп, гомер юлыннан бергә үтәргә вәгъдә биргәннәр һәм шушы антларына тугры калып, барлык шатлык-борчуларны уртак итеп, матур тормыш корганнар. Якты бәйрәм тантанасында аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләде, гомерләре буе намуслы хезмәт салып, илебезгә игелекле балалар тәрбияләгәннәре, яшьләргә үрнәк булып тормыш кичергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен һәм изгелекле теләкләр җиткерде. “Районыбызның бүгенге югары казанышларында, шатлыклы уңышларында сезнең хезмәт өлешегез зур. Бүген без сезнең игелекле эшләрне дәвам итәбез, авыл хуҗалыгының җитештерү тармакларында һәм социаль юнәлешләр буенча республика күләмендә алдынгы урыннарны тотрыклы саклап киләбез”, – дип билгеләде Реканс Фәнил улы һәм дәүләт, шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның Котлау хаты белән бүләкләрне тапшырды. Күркәм парларга котлау сүзләрен, җылы теләкләрне шулай ук районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Камил кызы Йосыпова да җиткерде. Бәйрәм тантанасында Иске Биккенә авылында гомер итүче Флүрә Булат кызы белән Тимерхан Хәлиулла улы Әсәдуллиннар Мактау грамотасы һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Илле ел дәвамында гомер юлыннан иңне-иңгә куеп бергә атлаган Мәгъсүм Галим улы белән Зилара Әфлах кызы Ваһаповларны, Рәис Сәгыйть улы белән Әгинә Әнүәрбәк кызы Закировларны, Әфләх Шәйсолтан улы һәм Әнисә Үзбәк кызы Иблихаҗиповларны, Мират Зәйнетдин улы белән Эльвира Мәлих кызы Кәримовларны, Гыйндулла Гайнетдин улы һәм Рида Нияз кызы Хәбибуллиннарны, Рим Газизҗан улы һәм Мөнирә Фатхелбаян кызы Хаковларны алтын туйлары белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырылды. Юбилярларны котларга якыннары да килде. Күркәм чараны район мәдәният йортының “Чаткылар” агиткультбригадасы җитәкчесе Гөлназ Сәлимова алып барды, сәхнә осталарының моңлы җырлары бәйрәм бүләге булып яңгырады. Бүләкләнүче парларның гаилә вальсы тантананың матур бизәге булды.

Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Яшьлек мәхәббәтен гомер буе саклап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас