

Бер үк вакытта Башкортстанда Уфа шәһәре Советына, шулай ук Урал аръягы округыннан республика Дәүләт Җыелышы – Корылтаена депутатлар, Авыргазы һәм Белорет районнарында ике авыл Советы һәм янә 36 җирле үзидарә вәкилләрен өстәмә сайларга туры киләчәк. Бу хакта Республикага идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Азат Галимханов хәбәр итте. Сайлаулар өч көн дәвам итә, тавыш бирү хокукына өч миллионга якын башкортстанлы ия. Сайлауларга әзерлек язгы чорда ук башланды. Май аенда “Бәйсез җәмәгатьчелек мониторингы” Ассоциациясе экспертлары Башкортстанның Иҗтимагый палатасы белән берлектә сайлау кампаниясе барышына һәм сайлауларда тавыш бирүгә күзәтчелек итү буенча Җәмәгатьчелек штабы укытучылары һәм Уфа шәһәренең барлык районнарынан булачак җәмәгатьчелек күзәтүчеләре белән өйрәтү-укыту семинарын оештырып үткәрде. Мондый семинарлар республиканың бөтен район-шәһәрләрендә үткәрелә. Иҗтимагый палатаның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Җәмәгатьчелек күзәтүчеләре мәктәбе” социаль проекты чикләрендә май-июнь айларында төбәкнең 38 муниципалитетында 5 меңгә якын кеше мондый укуларда катнашкан. Семинарлар сайлау процессының ачыклыгына күзәтчелек һәм контрольлек итүнең ачык, нәтиҗәле системасын төзүгә булышлык итә. Җәмәгатьчелек күзәтүчеләре – сайлау участокларындагы тамашачылар гына түгел, ә кануниятнең һәм сайлау процедураларының катгый үтәлешенә контрольлек итү өчен әзерләнгән экспертлар. 9 июль көнне мондый семинар безнең Чакмагыш районының сайлауларда катнашачак йөздән артык җәмәгатьчелек күзәтүчесе өчен дә үтте. Алар арасында берничә сайлау кампаниясендә шушы вазыйфада катнашучы тәҗрибәле белгечләр дә, алда торган тавыш бирүләрдә тәүге тапкыр күзәтүче булачак райондашлар да бар. Семинар барышында Башкортстанның Иҗтимагый палатасы эксперты Арсен Марат улы Шәяхмәтов җәмәгатьчелек күзәтүчеләренең максатларын һәм эшчәнлек барышы этапларын аңлатты. Артабан чарада катнашучылар күзәтүчеләрнең хокуклары һәм вазыйфа бурычлары, тавыш бирү процессын яктыртуның төрле ысуллары, сайлау участокларында күзәтелергә мөмкин булган кануният бозулар турында тулы мәгълүматка ия булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чара барышында алар анык мисалларда хокук бозу төрләрен, теге яки бу четерекле хәлдән чыгу юлларын өйрәнделәр. “Сайлаулар – ул кешеләрнең республика, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы, шуңа да тавыш бирү процессы максималь рәвештә ачык булып үтәргә тиеш”, – дип билгеләнде. Семинар ахырында булачак җәмәгатьчелек күзәтүчеләре үзләштерелгән мәгълүматлар буенча тест биремнәрен үтәделәр һәм “Күзәтчелек итү практикумы” программасы буенча уку курсын үтүләре турындыгы таныклыкка ия булдылар.