ИГЕНЧЕ
+19 °С
Облачно
Новости
9 Июля , 12:20

Рөстәм Нәбиев Шәйморатов медале белән бүләкләнде

Котлыйбыз!Җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Рөстәм Нәбиев югары дәүләт бүләгенә лаек булды. 

Рөстәм Нәбиев Шәйморатов медале белән бүләкләндеРөстәм Нәбиев Шәйморатов медале белән бүләкләнде
Рөстәм Нәбиев Шәйморатов медале белән бүләкләнде

Төбәк Башлыгы указы белән ул гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы өчен ул генерал Шайморатов медале белән бүләкләнде. Медальне республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Бүләкләү бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма ишелгәннән соң ике аягын да югалтты һәм фаҗигадән соң үз тормышы белән кеше мөмкинлекләренең чиксез булуын  әледән-әле исбатлый. Ул актив социаль эш алып бара, хәйриячелек, спорт белән шөгыльләнә һәм тирә-юньдәгеләрне үзенең үрнәге белән дәртләндерә. Альпинист Эльбрус, Килиманджаро, Аконкагуа һәм Эверестны да кертеп, дөньяның иң биек тауларын яулады инде. Эверестка күтәрелүне ул күптән түгел, 21 майда, бары тик куллары ярдәмендә генә башкарды. Ул – тарихта моны булдыра алган беренче кеше. “Эверестны ничек яулагансыздыр, әмма сез – чын сугышчы. Сез безнең горулыгыбыз һәм бик яхшы кеше”, – дип белдерде төбәк Башлыгы. “Мин бү бүләкне нәтиҗә буларак  түгел, ә зур җаваплылык итеп кабул итәм, арытаба да үз үрнәгемдә кешенең мөмкинлекләре  тормыш хәлләренә караганда күпкә чиксезрәк икәнен күрсәтүне дәвам итәрмен. Шуңа күрә киләчәктә дә республикабыз  һәм илебез үз кешеләре белән горурлана алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен”, – диде ул.Чыганак:Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас