ИГЕНЧЕ
+16 °С
Дождь
Новости
14 Июля , 13:59

Ягулык белән бәйле вәзгыять  кайчан тотрыкланыр?        

   Республика территориясендә ягулык белән бәйле вәзгыять якындагы берничә көндә тотрыклыланырга тиеш.

Ягулык белән бәйле вәзгыять  кайчан тотрыкланыр?Ягулык белән бәйле вәзгыять  кайчан тотрыкланыр?
Ягулык белән бәйле вәзгыять  кайчан тотрыкланыр?        

Мондый фикерне БР Сәнәгать министрлыгы башлыгы урынбасары Олег Тыщенко БСТ каналында Башкортстанда Республика белән идарә итү үзәгенең брифингының туры эфирында белдерде.          "Билгеле бер кыенлыклар бар, без аларны үзебезнең эре компанияләр белән бергә хәл итәчәкбез. Якындагы ике-өч көндә вәзгыять тотрыкланыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, ягулык кимемәде. Әмма зур булмаган АЗСларда складларда ниндидер бензин калдыклары булганда билгеле бер кумулятив эффект барлыкка килде. Аларбу ягулыкны акрынлап саттылар, ә кечкенә ягулык салу станцияләренә күбрәк ягулык китермәделәр һәм алар ябык килеш тордылар. Эре челтәрләр исә, әлбәттә, күләмнәрен арттырдылар. Өстәвенә,  ихтыяҗ артуы чагылды, һәр чират – ул билгеле бер күләмдә ягулык, аны бакларга салырга кирәк. Әгәр элегрәк тәүлек эчендә ягулык салу 50 гә якын автомобильне төягән булса, мондый чиратлар вакытында 250 гә кадәр төяп җибәрергә туры килә", – дип аңлатты Тыщенко.  Аның мәгълүматлары буенча, әгәр шәһәрдә яки районда эре ягулык салу станцияләре булса, анда вәзгыять тулаем тотрыклы, һәм беренче чиратта килеп туган вак челтәрләр клиентларында чагыла. "Монда мин компанияләр җитәкчеләренә килешү эшен активрак алып барырга тәкъдим итәм. Без үз ягыбыздан, әлбәттә, аларга тизләтелгән тәртиптә килешү төзергә ярдәм итәбез. Әмма шул ук вакытта шәхси кешеләрнең дә социаль йөкләмәләре булырга тиеш, һәм алар да проблемаларны хәл итәргә тиеш», — дип билгеләде Тыщенко. Илсөяр Гайсина әзерләде.   Фото: скриншот.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас