ИГЕНЧЕ
+29 °С
Облачно
Новости
15 Июля , 05:03

Кыю адымнар белән

МХО яугирләре һәм аларның гаиләләре эшкуарлык өлкәсендә  кыю адымнар ясый.

Кыю адымнар беләнКыю адымнар белән
Кыю адымнар белән

Алар үз хыял-максатлары белән килә һәм реаль ярдәм ала. Шушы көннәрдә мәшгульлек үзәгендә терлекчелекне үстерү, кием тегү һәм ремонтлау эшен ачып җибәрү буенча проектлар каралды. Бу ярдәм чаралары  «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм илебез мәнфәгатьләрен  яклаучыларның гаиләләре өчен зур терәк булып тора. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләр районыбызның  Ленин урамы, 74 адресы буенча урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә яки «Эшкуарлык сәгате»нә килә ала. Мәгълүматны 8(34796)3-18-53 телефоны буенча алырга мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас