

Шушы көннәрдә Үрнәк авыл биләмәсендә яңа арт-объектлар барлыкка килде. Көсәкәй, Бәрдәсле авылларында кече Ватанга карата мәхәббәт билгесе булган арт-объектлар биредә яшәүчеләр һәм кайткан кунакларны шатландырып тора. Кашкар авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелды. Территорияне төзекләндерү эшләре генә калып бара. Бу истәлекле урын – Ватаныбызны саклаган ата-бабаларга мәңгелек рәхмәт билгесе. Әлеге игелекле эшләрнең республикада инде алтынчы рәттән тормышка ашырылган «Атайсал» проекты кысаларында халыкның үз инициативасы нәтиҗәсе булуы аеруча күңелле. “ Барлык инициаторларга, активистларга һәм битараф булмаган халыкка зур рәхмәт! Сез территорияләрне төзекләндерү белән генә чикләнмисез, киләчәк буыннар өчен якты эз калдырасыз”, – дип язган район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең социаль челтәрләрендә.