ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Новости
16 Июля , 11:42

Һәйкәлләрдә хәтер яши  

  Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Ә һәйкәлләр – мәңгелек.

Һәйкәлләрдә хәтер яшиҺәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши  

Без еш кына үз-үзебезгә: “Ватанны сөю нәрсәдән башлана?” –дигән сорау бирәбез. Ә җавабы бик гади: “Хәтердән”, дияр идем. Бөек Җиңүгә дә 81 елдан артык вакыт узып китте. Үзегез беләсез, 81 ел инде ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз... Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана. Яу кырыннан кайтмый калганнарның исемнәре һәр авылның түрендә урнаштырылган һәйкәлләргә уеп язылган. Бу ядкарьләр бүген инде шактый искерде, тузды дияргә мөмкин. Әмма халык үзенең батыр улларын онытмый. Күп авылларда  халык шушы ядкарьханәләрне үз көче белән яңарта, төзекләндерә. Хәзер инде бу һәйкәлләрдә яу кырында башларын салганнарның гына түгел, ә сугыштан исән-имин туган якларына кайтып җиткәннәрнең дә исемнәре өстәлә башлады. Яңа Балтач авылы биләмәсенә караган Урта Каръяуды авылы халкы өчен агымдагы елның Җиңү көне истәлекле вакыйгалар белән хәтердә калачак – бәйрәм алдыннан биредә яуларда корбан булган якташларына һәйкәл ачылды. Башланган эш – беткән эш, диләр. Авыл активистлары, Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте, шушы авылда туып-үскән чик сакчылары һәм туган авылының тарихына хөрмәт белән караучы, киләчәген кайгыртып яшәүче барлык изге күңелле кешеләр, биредә эшчәнлек алып баручы оешмалар, шул исәптән “Уралхим” җәмгыяте ярдәме белән яңа һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасына район җитәкчелеге,  күп санлы мәртәбәле кунаклар, авыл халкы килгән иде. Авылның яше карты, үзләренең тормыш юлдашларын югалткан тол хатыннар, әле хәзер дә хәбәрсез улларының кайту өметен өзелгән чал чәчле аналар, яшьләр һәм мәктәп балалары, ниһаять, Ватан сугышы ветераннары җыелды. Мәһабәт һәйкәл... Ватан өчен үзенең иң кадерле нәрсәсен − тормышын биргән 69 каһарманнарын үлемсез батырлыгы символы булып калыкты. Һәйкәл ачу тантанасына җыелган авылдашларыбызның җылы күз карашы мәһабәт һәйкәлгә төбәлгән. Һәрберсенең йөзе җитди. Ватан сугышы ветераннары − тарих сәхифәләренә данлы елъязма булып кереп калган дәһшәтле сугыш хатирәләрен, иңгә иң торып сугышып һәлак булган сугышчан дусларын искә төшерәләр. Тол апалары сугыш кырларында мәңгегә ятып калган тормыш юлдашларын кире әйләнеп кайткандай хис итеп керфекләрен чылаталар. Йөзләрчә күз карашында әрнү һәм кайгы хисе генә түгел, бәлки горурлану тойгысы да чагыла кебек.  Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Шушы изге максаттан чыгып Урта Каръяуды авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, һәйкәл төзелде.  “Бу һәйкәл –  безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезнең символы. Сугышта катнашкан һәр кеше – безнең өчен герой, аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып тора. Сезгә әлеге изге эштә бердәм булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын”,— диде район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов.  Җыелучылар төрле чорлардагы сугышларда һәлак булган якташларын бер минут тын калып белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды. Авылның активисты – шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә Туймазы шәһәрендә яшәүче Әдһәм Шамил улы Камалов һәйкәлгә нигез салган мәлләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә һәйкәл ачуга күп көч салучыларны исемләп телгә алды. Ул Вадим Васильевич Соколовка, Рәфил Камалетдин улы Шагаповка, Әнгам Әнвәр улы Әхмәтовка, чиксез рәхмәтләрен җиткерде.  Бергәләп һәйкәл ачарга дигән карарга киләләр. Аларның изге ниятен авыл халкы да, район һәм авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап ала һәм бар яклап ярдәм күрсәтә. Әдһәм Шамил улы  1961 елның 9 маенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Югары Каръяуды авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә Туймазы районы Кандра-Котый авылында яши. 65 ел гомерендә бик күп төрле һөнәрләргә ия булып, берничә өлкәда фидакарь хезмәт салганнан соң,  "Нерал-Матрикс" җәмгыятендә хуҗалык бүлеге начальнигы булып эшли. Бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган хезмәт ветераны, Туймазы район Советы депутаты. Тормыш юлында төрле каршылыкларны жиңеп чыгарга туры килгән Әдһәм Шамил улына. 8 сыйныфта укыган чагында, такта эшкәртү станогына эләгеп, уң кулы чәрдәкләнә. Хирурглар ярдәме белән калган сөякләрдән 3 бармагы бер төрле формага китерелсә дә , бу аяныч хәл Әдһәмне  балачак хыялыннан – сәхнәдә гармунда уйнап җырлау теләгеннән - бөтенләйгә баш тартырга мәҗбүр итә. Тик аның күнеле моңлы , изге йөрәгендә яшәүгә, кешеләргә, табигатькә  карата сөю яши. Ул тирә- якта матурлык тудыру, авылдашларын берләштереп, изге гамәлләргә әйдәү максатында бик зур эш башкара.  Туган авылында бүгенге көндә 11 генә кеше  торып калса да, 2024 елда гөрләтеп  "Саумысез, авылдашлар!" очрашуын оештырды, анда 140 тан артык кеше бердәй булып бәйрәм итте, күңел ачты, фикер алышты. Шунда ук Әдһәм Шамил улы Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Югары Каръяуды авылында  халык акчасына обелиск оештыру турында тәкъдим белән чыкты. Аның яше - карты алдында абруе бик зур булуына авылдашларының бу эшкә беренче көннән үк кушылып, кирәкле сумманы тиз арада жыеп алуы да дәлил булып тора.  Ел дәвамендә шушы изге эшне башкаруда Әдһәм Шамил улы узенең фикердәшләре Рәфил Камалетдин улы һәм Әнгам Әнвәр улы  белән берлектә   бар көчен салды.  2025 елның 7 маенда - Бөек Җиңүнең 80 еллыгында  обелиск ачылды. Чара илебезнең төрле почмакларыннан 120 дән артык  авылдашны бергә  җыйды. Быел шулай ук күмәк көч белән, шушы урында "Җиңү аллеясы" булдырылды, йөзләп төп  агач утыртылды, Жиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелде. Бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе күз алдында. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, бүгенге көндә мондый һәйкәлләрнең барлыкка килүе аеруча зур әһәмияткә ия. Ул, бер яклап, тарихыбызга, үткәннәребезгә тирән хөрмәт билгесе булса, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча да зур роль уйный. Авыл кечкенә булса да, бәйрәмне бик олылап үткәрделәр биредә. Җыелучылар санына карап та авылда һәйкәлләр ачу, бердәм эшнең нәтиҗәсен билгеләүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын аңларга, халыкның бердәм, тату булуын тоярга мөмкин иде. Без еш кына: “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!” – дияргә яратабыз. Шулай да, мул табыннар, аяз күк йөзе, тыныч тормыш хәйран истәлекләрне күңелдән җуелдыра шикелле. Авылларда яу кырында ятып калганнарның кайберләрен хәтерләүчеләр дә аз калып бара... Ә бит безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Һич югында, исемнәрен мәрмәргә уеп калдырып булса да, рухларына дога кылу – изге бурычыбыз. Шушы юнәлештә Чакмагыш районы җитәкчелеге тарафыннан ныклы эшчәнлек алып барыла. Ел саен берничә авылда яу кырларында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатында ике-өч һәйкәл ачыла. Бу башлангыч белән авыл халкы үзе бердәмләшеп, җыелышып чыга, ә район җитәкчелеге бу изге эшләрне  һәрвакыт хүплый. Былтыр Ленин,  Үрге Каръяуды, Макаровка авылларында, быел – Түбән Каръяуды, Үрнәк, Иске Биккенә авылларында якташларыбыз исемнәре мәңгеләштерелде. Барлыгы Чакмагыш районында 47 обелиск куелган.  Фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән, гомерләре вакытсыз өзелгәннәрнең, Бөек Җиңү шатлыгын кичерергә, туган якларына исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, сугыштан соңгы авыр, газаплы тормышта илне торгызуда катнашканнарның исемнәре дә мәңгеләштерүгә лаек. Киләчәк буын безне хәтерсезлектә гаепләргә тиеш түгел. Яу кырында ятып калган бабайларның, сугышчы кардәшләребезнең язмышын ачыклау, аннары ул язмышларны тирәнрәк өйрәнү төбәк тарихчыларына материал гына түгел, патриотик тәрбия өчен кыйммәтле, гыйбрәтле, Ватанны сөю үрнәге дә. Хәтер исән чагында гына яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкин. Шуны онытмасак иде.

Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши  
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас