+15 °С
Облачно


Сыйныфларда һәм спорт залларында яңа буяу исе, коридорларда – диварларның яңа төсе. Уку елына әзерлек тулы куәтенә бара. 1 сентябрьдә мәктәпләр балаларны яңартылган һәм уңайлы итеп каршы алсын өчен тырышлык салына. Быелгы җәйнең төп төзелеш мәйданчыклары – Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм Юмаш авылы, КРСТ һәм «Яшьләр һәм балалар» (“Молодежь и дети) милли проекты программасы буенча капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Киләсе уку елын балалар заманча мәктәпләрдә каршы алачак.