

Яшүсмерләрнең һәм балаларның буш вакытларын нәрсә белән тутырырга? Җәй көне аларга кызыклы булсын өчен нишләргә? «Ачык һавадагы җәйге уку залы» китапханә проекты әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Аның төп бурычы – китапханәне укучыга якынайту, укуны аңлаешлырак һәм кызыклырак итү, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр, гаиләләр өчент буш вакытны файдалы итеп уздыру.
Күркәм традиция буенча районыбыз китапханәчеләре җәй башыннан алып ачык мәйданчыкларда җәйге уку залы оештыралар, анда китапханә, уку ял итү өлеше булсын өчен кешеләр янына чыга. Биредә саф һавада китаплар яки журналлар укырга һәм шул ук вакытта төрле кызыклы уеннарда катнашырга мөмкин. Китапханәчеләр кычкырып укулар, әдәбиятка күзәтүләр, викториналар, квестлар, иҗади осталык дәресләре, уен программалары, язучылар иҗаты буенча әдәби сәяхәтләр үткәрәләр. Балаларга уку өчен кызыклы китаплар, яңалыклар тәкъдим ителә, шулай ук өстәл уеннарында, асфальтта рәсем конкурсларында, хәрәкәтчән уеннарда катнашырга тәкъдим ителә.
Җәйге уку залы – танып-белү ачышлары, күңелле уеннар, күңел ачулар һәм бәйрәмнәр урыны. Бу кояшлы матур җәйге көнне кулыңа китап тотып үткәрүнең искиткеч ысулы, яңа кешеләр белән очрашу һәм танышу, күп кызыклы нәрсәләр белү һәм үз белемеңне киңәйтү мөмкинлеге.
Илсөяр Гайсина.