ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 июль , 06:15

Су объектларында хәвефсезлек турында искә төшереп

Яңгырлы җәй булуга карамастан, су объектларында хәвефсезлек мәсьәләсе актуальлеген югалтмый.

Су объектларында хәвефсезлек турында искә төшерепСу объектларында хәвефсезлек турында искә төшереп
Су объектларында хәвефсезлек турында искә төшереп

    Хәтта болытлы һәм яңгырлы көннәрдә дә сулыклар балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә ала – димәк, су янында хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Һава торышы аркасында куркыныч бетми: тайгак ярлар, салкын су, алдан әйтеп булмый торган агым –болар барысы да аеруча саклык таләп итә.            Юмаш  авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе  Ольга Ивановна  Михайлова О.И. һәм 1нче категорияле белгеч Әлфия Салихҗан кызы Хәбибуллина   хуҗалыкларны карап чыктылар. Чара барышында алар  халыкка су объектларында хәвефсезлек чаралары турында инструкция бирделәр, су янында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре язылган белешмәләр тапшырдылар, бәладән качарга ярдәм итәчәк иң мөһим моментлар турында искә төшерделәр.          Исегездә тотыгыз: хәвефсезлек хәбәрдарлыктан башлана! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз  –  сулыкларда хәфесезлек кагыйдәләре турында онытмагыз!

Су объектларында хәвефсезлек турында искә төшереп
Су объектларында хәвефсезлек турында искә төшереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас