ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ясно
Новости
26 Июля , 10:53

Диңгезчеләр бәйрәме                

                Бүген –  Хәрби-диңгез Флоты көне. Бу бәйрәм ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә   билгеләп үтелә.

Диңгезчеләр бәйрәмеДиңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме                

Ул – “хәрби диңгезче” исемен горур йөрткән, үзенең гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан һәм традицияләрен хөрмәт иткән чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме.          Хәрби-диңгез Флоты көне уңаеннан бүген район үзәгендәге Җиңү паркында Мәңгелек ут һәм диңгезчеләр хөрмәтенә һәйкәл янына чәчәкләр салу тантанасы узды. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова биредә җыелучы тантана геройларын бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрик итеп, изге теләкләр юллады. Чара күмәкләшеп фоторәсемгә төшү, яшьлек еллары истәлекләрен уртаклашу белән тәмамланды.          Бу көнне без хәрби диңгезчеләр буынының хезмәтләре турында горурланып сөйлибез, күрсәткән фидакарьлекләре өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Хөрмәтле диңгезчеләр! Флотка, хәрби хезмәткә салган хезмәтегез өчен ихлас хөрмәтебезне кабул итегез!  

Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме
Диңгезчеләр бәйрәме                
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас