ИГЕНЧЕ
+25 °С
Ясно
Новости
27 Июля , 14:53

  Юлда сак булырга өндәп      

      Рапат авылында  җәйге уку залы чикләрендә  балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Хәрәкәт кагыйдәләре хөрмәткә лаек» дигән танып-белү программасы үтте.

Юлда сак булырга өндәпЮлда сак булырга өндәп
  Юлда сак булырга өндәп      

Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре, ни өчен кагыйдәләрне  мотлак  белергә һәм үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар светофорның кызыл, сары, яшел төсләрен кабатладылар, җәяүлеләр кичүенең, зебраның нәрсә икәнен һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр, тематик табышмакларга мавыгып җаваплар бирделәр. Ә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре” дип аталган мавыктыргыч викторина аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен тагын бер кабат ныгытылган дөрес җаваплары белән сөендерде. Чара ахырында һәммәсе дә тормышыңны хәвеф  астына куймаска, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда сак булырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.  

Юлда сак булырга өндәп
  Юлда сак булырга өндәп      
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас