ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ясно
Новости
30 Июля , 10:44

Питбайк уенчык түгел!

Профилактик эшчәнлек дәвам итә Район хакимиятенең мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы  утырышы узды. 

Питбайк уенчык түгел!Питбайк уенчык түгел!
Питбайк уенчык түгел!

Утырышта балигъ булмаганнарга  һәм аларның әти-әниләренә карата  административ хокук бозулар турында тутырылган  материаллар каралды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, район прокуроры урынбасары Искәндәр Мазаһидан улы Баһманов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы  Шәйдуллин,  хокук  тәртибен саклау органнары,  социаль тәгаенләнештәге оешма-учреждениеләр   вәкилләре катнашты.          Утырышта хокук тәртибен  бозган үсмерләр һәм балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган ата-аналарның эшләре тикшерелде. Комиссия һәр очрак буенча тиешле карарлар кабул итте, балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.    Утырышта социаль хәвефле хәлдә калган гаиләләргә карата индивидуаль-профилактик эшчәлекне туктату мәсьәләләре каралды, балигъ булмаган балаларның үз-үзләренә кул салу очракларына анализ ясалды, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлек планы тыңланылды. Питбайклар катнашлыгында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Бу юнәлештә районыбызда бердәм ныклы эшчәнлек алып барыла, шуңа карамастан безнең районда да, республикада да питбайкларга утырып чыккан яшүсмерләр әледән-әле очрап тора. «Питбайк – ул уенчык түгел, уйланыгыз! Балаларыгызга аны сатып алмагыз!» – дип юкка кисәтми автоинспекторлар. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-ана-ларга балаларының гомеренә һәм сәламәтлегенә чынбарлыкта куркыныч тудырган транспорт чараларын сатып алмаска чакыра. Мототехникага идарә итү махсус күнекмәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәм тиешле яшь таләп итә. Закон нигезендә гомуми файдаланудагы юлларда мототранспортка идарә итү «М» яки «А1»категорияле йөртү таныклыгы булганда гына 16 яшьтән рөхсәт ителә. Ничек кенә гаҗәп яңгырамасын, питбайклар формаль яктан хәтта транспорт чарасы да түгел, ә спорт инвентаре булып санала. Мини-мотоцикл йөртүче, законны бозып, гомуми файдаланудагы юлларга чыкканда, ул автомат рәвештә юл хәрәкәтендә катнаша башлый, шуңа күрә питбайк транспорт чарасына әверелә, ә аның йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш һәм хокук бозулар очрагында җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Питбайк уенчык түгел!
Питбайк уенчык түгел!
Питбайк уенчык түгел!
Питбайк уенчык түгел!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас