

Аларны «Зәңгәр беретлар», «Канатлы пехота» дип тә йөртәләр. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт иткән хәрбиләр һәм ветераннар өчен "Бездән башка беркем дә..." дигән сүзләр гади сүзтезмә генә түгел, тормыш девизы да. Десантчылар һәрвакыт Ватаныбызны тугры саклаучылар, Русия Кораллы көчләренең горурлыгы булдылар һәм булып калалар. Алар әлеге көндә дә Русия бөтенлеге һәм бәйсезлеге өчен барган аяусыз алышның алгы сызыгында – неонацистларга каршы фидакарьләрчә көрәшәләр. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташ яугирләр сафында десантчы райондашларыбыз да байтак. Район яугирләренә хас күркәм традиция буенча, алар дошманга каршы лаеклы көрәшеп, каһарманлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булалар, туган җиребезнең, якташларның, хезмәттәшләренең горурлыгы булып торалар. Районыбыз җирлегендә төрле елларда һава десанты гаскәрләрдә хезмәт иткән байтак якташларыбыз яши. Һәр елдагыча, алар быелгы 2 август көнендә дә Чакмагышның Җиңү паркында очрашып, Мәңгелек ут һәм десантчылар, шулай ук локаль конфликтларда һәм махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан хакына һәлак булган каһарман яугирләр хөрмәтенә ачылган һәйкәлгә чәчкәләр салдылар. Бәйрәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов та катнашты. Чарада яугирләрне бәйрәмнәре белән котлап, кыюлык, ныклы рух үрнәге булган якташларыбызга ихлас теләкләр җиткерелде. Бу көнне шулай ук районыбыз десантчылары "Патриот" паркында барган "Геройлар ярышы" нда каршылыклар трассасын штурмлап, яхшы әзерлекле, ныклы рухлы ил сакчылары булуларын янә дәлиллиләр.