ИГЕНЧЕ
+24 °С
Облачно
Новости
3 Августа , 09:46

Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...  

Кавказ авылы – Чакмагыш районы Иске Калмаш авыл биләмәсенә кергән кечкенә авыл.  Район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта, Калмаш елгасы буенда урнашкан.  1926 елда бирегә берничә гаилә килеп утыра.  Җитәкчеләре итеп Яңа Калмашта туган Миран Әрдәшировны билгелиләр. Миранның энесе Хәлил авылга “Кавказ” исемен кушарга тәкъдим итә.  Ник дигәндә, Хәлил шул чорда Кавказ якларына барган була һәм бу яклар аңа бик тә ошый.  Кайткач, бу  исемне абыйсына тәкъдим итә.  Ә авылга нигез салучының исемен мәңгеләштереп, урамга “Әрдәширов урамы” дигән исем бирелә.

Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...  

Узган шимбә көнне шушы үзенчәлекле исемне йөрткән, матур табигать кочагында урнашкан авылга  юл алдык.
Бу көнне биредә  күптән көтеп алынган чара булды:  100 еллык тарихка ия булган Кавказ авылында  “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләде һәм Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылды.
Авыл халкын һәм бәйрәмгә килүчеләрне Әрдәшировлар нәселе шәҗәрәсе, аларның тормыш юлын чагылдырган  фотокүргәзмәләр каршы алды. Архив фотолары тирән кызыксыну уятты.
Тарихи документларга күз салсак, Кавказ авылының ким дигәндә 100 еллык тарихы бар.  Үзенең уңган кызлары, булдыклы егетләре, килен-кияүләре белән дан тота бу авыл.  Әлеге вакытта авылны Әнисә Гыйззәтуллина, Флүзә Хөсәенова, авыл старостасы Клара Нурисламова, Лида һәм Салават Маһияровлар, Радим Ямаев саклап-курчалап яши. Авылдашлары аларга бик рәхмәтле.  Тәрәзәләрдә утлар яна икән – димәк, авыл яши, аның матур исеме саклана әле, дигән сүз. 
Әйткәндәй, инде олы яшьтә булуына карамастан,  яшьләрчә дәртле энергия белән авылны саклап калу эшчәнлегенә  ихласлык белән бирелгән Клара апа. Хезмәт ветераны, авылның старостасы,  Кавказ авылының иң актив, олы хөрмәт яулаган кешесе. Ул авылның киләчәге өчен җан атып, аны яшәтергә теләүчеләрдән. 30 елга якын Кавказ авылы кибетендә, аннан соң почта таратучы булып шушында хезмәт салган ул. Үзе дә кечкенә генә Болгар авылы кызы шушы үзенчәлекле, матур исемле кечкенә генә Кавказ авылына килен булып төшә һәм тамырлары белән шушында берегә. Зиратта обелиск урнаштыру фикере белән дә иң тәүдә ул башлап йөреп, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә.  Клара апа бездә зур соклану хисе уятты: күп яшьләргә үрнәк итеп куярлык мөлаем, изге күңелле апа ул. “Безнең авыл янында туктап, мәскәүлеләр дә фотога төшеп китә”, – ди Клара апа зур горурлык белән.
1925 елда аылларда коммуналар төзү хәрәкәте башлана. Күп елларга сузылган сугышлар, 1921 елгы ачлыктан тәмам гаҗиз халык иркенгә омтыла. Яңа Калмаштан Әрдәширов, Йомраннан Гыйззәтуллин, Балыклыкүлдән Әлмиев hәм Ташкалмаш авылыннан берничә гаилә яңа авыл булып башка чыгарга булалар. Күченергә теләүче гаиләләр булачак авыл урынын Иске Калмаш белән Ташкалмаш авыллары арасындагы исемсез ерым тирәсеннән сайлыйлар. Авылга «Бакчасарай» дип исем кушалар. Рәис итеп  Миран Әрдәширов сайлана. Халык  матур гына яши башлый. Миран  туганы Хәлил Әрдәширов ярдәме белән чәй фабрикасы төзи, хззер ул фабрика урыны “Чәй тугае” дип атала. Авыл урынының бик күп уңайлыклары белән бергә җитешсезлеге дә була: күмәк көч белән казылган кое халыкның суга н ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Килүчеләр кире авылларга кайту яисә яңа урынга күченү турында уйлаша башлыйлар. Уртак бер фикергә килеп, түбәнерәк урамга –  Калмаш елгасы ярына күчәләр.
1926 елда игенчеләрнең күмәк коммунасы оеша. Яңа коммуна республикада оешкан тәүге күмәк хуҗалык була. Аның рәисе булып Миран Әрдәширов кала. Авылга «Кавказ» исемен кушарга Миранның энесе Хәлил Әрдәширов тәкъдим итә. Ул вакытта Хәлил  Әрдәширов Уфада азык-төлек наркомы була. Ул яшь кенә булса да, үпкә чире белән авырый. Чирен давалар өчен ул Кавказга – Пятигорск шәhәренә бара, аңа таулар бик ошый. Кайткач, абыйсына яңа төзелгән авылга “Кавказ” исеменкушарга тәкъдим итә. Һәм менә шулай авыл Кавказ булып   китә.
Авылга нигез салучы Миран Әрдәширов гаиләсе һәм якыннары турында бик күп мәгълүматлар тупланган. Аның исемен мәңгеләштереп, авыл урамына Әрдәширов исеме бирелә. Миран, энесе Хәлил һәм тагын башка якыннары Кавказ зиратында жирләнгәннәр. Туганнары һәр ел кайтып, каберләрне тәртипкә китереп китәләр. Күптән түгел иске кабер ташларын янартып, яңаларын куеп киткәннәр. Әйткәндәй, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә бу көнне ачылган һәйкәл дә шушы ике кабер янәшәсендә урнашкан.
Миран Әрдәширов авыл төзелү белән Яңа Калмашта башлангыч сыйныфларны укыткан Гаяз Агиевны шул елны ук Кавказга балалар укытырга чакыра. 1926да авылда башлангыч сыйныфлар  мәктәбе ачыла. Мәктәп ачылуга да быел –  100 ел. Ул хәтирәләр белән Ралина Гыйззәтуллина уртаклашты.
 Авыл үз чорына карата  бай авыл булган.  Ул «Кызыл Октябрь» колхозының икенче бригадасы составында була. Кавказнын тирә-ягы уңдырышлы иген басулары белән уратып алынган. Сигез басуның  һәр берсенең үз атамасы бар. Авылның үз бригадиры, терлекчелек фермасы, магазины, клубы, почтальоны, башлангыч сыйныфлар мәктәбе, тимерлеге булган. Уңган, эшчән алдынгы шоферлары, тракторист, комбайнерлары, терлекче- савучылары белән шаулап-гөрләп тормыш алып барган авыл була.
Илдә үзгәреш җилләре башлана. Ул җилләр Кавказ авылын да читләп үтми. Шулай булса да,  Кавказ әлегә яши әле. Авыл килене Клара апа Нурисламова, Кавказ авылынын төп кызлары – Флүзә Хөсәенова,  Әнисә Гыйзәтуллина,   нигезләренә тугры калып, олы яштә булсалар да,  авылда гомер кичерәләр.  Лида белән Салават Маһияровлар, Радим Ямаев әти-әниләре нигезләренең утын сүндермичә матур гомер итәләр. Монда яшәгән авылдашлар бер–берсенең хәлен белешеп, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр.
Кавказдан Бөек Ватан сугышына киткән өч сугыш ветераны исән-сау әйләнеп кайтып, гомерләрен авылда намуслы хезмәттә үткәргән.  Алар  – Сафуан Гыйззәтуллин, Шәйхулла Насыйбуллин, Гарифҗан Хәнәфин.  Хәзер инде барысы да мәрхүмнәр. Бөек Ватан сугышында башларын салган 50гә якын авылдашларының исеме бу көнне ачылган һәйкәлгә алтын хәрефләр белән язылган.
Бәйрәмдә муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Глүсә Арнаутова, ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева, авыл старостасы Клара Нурисламова, 1971-76 уку елларында башлангыч сыйныфларны укыткан Ралина Гыйззәтуллина һәм авылдашлардан Фәния Гайсина, Кавказ авылы килене Рәфисә Вәлиева, авылга нигез салучы Миран Әрдәшировның Мәскәүдән кайткан якын туганының чыгышлары яңгырады. Котлаулар, авылдашлары турында кызыклы истәлекләр бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде. 
Район Советы сәркатибе Фаил  Әхнәф улы Ишморатов бирегә килүчеләрне  муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев исеменнән  бәйрәм белән котлады һәм кавказлыларның бердәм, тырыш, актив булуларын билгеләп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу лаеклы бүләкләргә Фәнил Ришат улы Ямаев, Айрат Әсләм улы Вәлиев, Раил Рвинат улы Хөсәенов, Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова ия булды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директорының ярдәмчесе Гөлназ Хәмит кызы авыл халкын шушы күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән  Клара Якуп кызы Нурисламова белән Зөлфия Рвинат кызы Хөсәеновага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Глүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Фәнил кызы Тимашева да  авылд халкы алдында чыгыш ясап, изге теләкләрен җиткерде, Кавказ авылына  бәйле якты хәтирәләре, истәлекләре белән уртаклашты.
Глүсә Шәрифулла кызы Арнаутова  Айгөл Фаил кызы Нурисламова, Гөлнара Фаил кызы Нурисламова, Айдар Фаил улы Нурисламов, Радим Әсгать улы Ямаев, Лидав Фәвил улы Хәсәнов, Глүсә Рвинат кызы Хөсәенова, Ирнис Хәмит улы Насыйбуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
 Авыл үзешчәннәре якташларына дәртле җыр-биюләр бүләк итте. Милли уеннар, уен-көлке, җыр-бию озак дәвам итте.  Бер зур гаиләдәй ихлас сөйләшеп-серләшеп,  күңел ачып утыру кичкә кадәр барды.  Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты.  Күптән күрешмәгән авылдашларның, сабакташ ларның йөзләрендә елмаю, шатлык, чиксез рәхмәт хисләре балкыды, туганнарча эчкерсез аралашу  күңелләрне күтәрде.  Бәйрәмнең исеме дә бит “Саумысыз, авылдашлар!” дип атала. Мондый бәйрәмнәр авылдашларны очраштыра, үткәннәрне җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. 
 Биредә үз авылларында инде күбесе күптәннән яшәмәсә дә, араларны өзмичә, аралашып, дус һәм бердәм булып, изге эшләр белән янып яшиләр. Бәләкәй генә авылдан булсалар да, күпләргә үрнәк булырлык, ачык, тырыш, олы йөрәкле кешеләр алар. Авыл тарихы белән дә кызыксынып, бар белгән-ишеткәннәрен саклап яшиләр. Кавказ авылының тарихын, аның исеме кайдан килеп чыкканын, Бакчасарай, Чәй тугае турында да хәтирәләрен аларның безнең белән зур ихласлык белән бүлешүләре шуңа ачык дәлил.
Менә шулай Кавказ авылы уңганнары белән аралашып, аларның уңышларына, киләчәккә матур планнарына сөенеп, илһамланып кайттык без. Иң мөһиме – мондый битараф булмаган, олы йөрәкле кешеләр булганда авылның киләчәгенә өмет бар әле, дигән фикеребез ныгыды.

Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...
Безнең авыл янында мәскәүлеләр фотога төшә...  
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас