ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Новости
5 Августа , 05:06

Ут белән уйнама!

Җәйге каникул көннәрендә җәйге уку программасы кысаларында Юмаш авылы китапханәсендә «Ут белән уйнама!» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Ут белән уйнама!Ут белән уйнама!
Ут белән уйнама!

Ут – ул җылылык, яктылык, ризык, дошманнардан саклану. Ләкин әгәр дә ут кеше хакимлеге астыннан чыга икән, ул идарәсез, мәкерле һәм рәхимсез була. Ул юлындагы бар нәрсәне – урманнарны, йортларны, кешеләрне һәм хайваннарны юк итә.      Китапханәче балаларга утның файдалы гына түгел, хәвефле дә булырга мөмкинлеген искәртте. Балалар белән бергә ут белән сак эш итүнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Янгын хәвефсезлеге» мәгълүмати стендын өйрәнделәр, китапханәдә булган янгын сүндерү чараларын күрсәттеләр, янгын сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга һәм янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада шулай ук электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре  аңлатылды. Китапханәче дөньядагы иң катлаулы һөнәр – кемнеңдер якынын коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куярга әзер янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләде. Чарада катнашучылар С. Маршакның «Кошкин дом» һәм К. Чуковскийның «Путаница», С. Михалковның «Дядя Степа» әсәрләре белән танышты. Балаларда кешеләргә ут бүләк иткән Прометей турындагы риваять аеруча кызыксыну уятты.  Чара ахырында китап сөючеләр: “Безнең тормышыбыз кызыклы, мавыктыргыч һәм хәвефсез булсын өчен  янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, гадәттән тыш хәлләргә җавапсыз калмаска һәм төрле хәвефле хәлләр килеп чыкканда битараф булмаска кирәк”, – дигән нәтиҗәгә  килделәр. Балалар беркайчан да янгын вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен бозмаячакларына һәм үзләреннән кечерәкләргә үрнәк булырга вәгъдә бирделәр.

Ут белән уйнама!
Ут белән уйнама!
Ут белән уйнама!
Ут белән уйнама!
Автор:Гульназ Хафизова
Читайте нас