ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Новости
5 Августа , 05:52

Җәйге каникулны күңелле үткәреп

«Гаилә» ("Семья") милли проекты һәм җәйге уку залы кысаларында Тайняш авылында "Җәйге күңел ачулар" күңелле уен программасы үткәрелде.

Җәйге каникулны күңелле үткәрепҖәйге каникулны күңелле үткәреп
Җәйге каникулны күңелле үткәреп

 Аның барышында балалар күңелле һәм дустанә мохиткә чума алдылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Программага табышмаклар, конкурслар, викториналар кертелгән иде. Балалар җәйне ничек үткәрүләре турында тәэссоратлары белән уртаклаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, "Агачны таны", "Табигать дуслары", "Сүзне әйтеп бетер" викториналары сорауларына җаваплар бирделәр. Алар  шулай ук "Аучылар-үрдәкләр", "Дөрес туры китер", "Яшь рәссам" кебек уеннарда җитезлек, кыюлык һәм зирәклек күрсәттеләр.  Күңелле чарадан барысы да яхшы кәеф һәм күтәренке рух алды.

Җәйге каникулны күңелле үткәреп
Җәйге каникулны күңелле үткәреп
Җәйге каникулны күңелле үткәреп
Җәйге каникулны күңелле үткәреп
Җәйге каникулны күңелле үткәреп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас