4 августта Аблай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Су – уенчык түгел: сулык янында сак бул» акциясен оештырдылар. Бу акция балаларның суда үз-үзләрен тотышы, бәхетсезлек очракларын кисәтү мәсьәләләренә багышланган иде. Балалар белән суда хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сулыклар янында ял иткәндә саклык чаралары турында искә төшерделәр. Шулай ук кызлар һәм малайларга рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр белән бергә генә коенырга мөмкин булуын, суда шаярырга, чикләү билгеләреннән йөзәргә, таныш булмаган урыннарда суга чумарга һәм сикерергә ярамавы турында аңлаттылар. Акция нәтиҗәсендә балаларга «Җәйге чорда суда хәвефсезлек кагыйдәләре» дип аталган мәгълүмат буклетлары тапшырылды.