ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
7 Августа , 11:17

Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр

Имәнлекул авылы көннән-көн төзекләнә, күркәмләнә бара. Соңгы елларда биредә төзекләндерелгән һәм яңа ачылган обьектларның артканнан-арта баруы куандыра.

Сәламәт һәм бәхетле үссеннәрСәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр

 Бу исә авыл инфраструктурасын матурлау гына түгел, халыкның яшәешенә яңа уңайлыклар өстәү белән дә мактаулы. Җомга, 7 августта авыл уртасында тагын бер күркәм обьект ачылды: биредә әйбәтләп җиһазландырылган балалар мәйданчыгы ачылып, эшли башлады.Әлеге мөһим вакыйгада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия Герое Денис Юрьевич Чернавин, эшкуар якташлары Марат Исаев, башка кунаклар, авыл халкы катнашты. Әлеге уңайдан ихлас котлаулардан соң кунаклар имәнлекуллыларга иң изге теләкләр җиткерде, обьектны төзүдә матди һәм әхлакый ярдәм күрсәткән, үзләре дә төзелештә кайнаган пвыл халкына бүләкләр тапшырылды. Артабан мәйданда гаиләләр командалары, балалар спорт бәйгеләрендә ярышты, биредәге тренажерларда үзләрен сынап карады, дәртле музыкаль чыгышлар белән хозурланды. Кунаклар шулай ук төзекләндерелгән мәктәп бинасы белән җентекләп таныштылар, яшь имәнлекуллылар өчен тудырылган шартларга бәһа бирделәр. ( Тулырак "Игенче" гәзитендә уеырсыз.)

Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Сәламәт һәм бәхетле үссеннәр
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас