

Күркәм традиция буенча, 20 августта билгеләнгән Чакмагыш районының административ берәмлек буларак оештырылуы көне алдыннан тырыш хезмәтләре белән туган җиребез үсешенә зур шәхсән өлешләрен керткән якташларны хөрмәтләү тантанасы үтә. Шушы уңайдан бүген дә район мәдәният йортында төрле һөнәр ияләре – төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре, дәүләт һәм муниципаль идарә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре бүләкләнде. Аларның һәркайсының югары һөнәри осталыгы, башкарган эшләренә тугрылыгы һәм кече Ватаныбыз хакына тырыш хезмәте – туган районыбыз ирешкән казанышларның нигезе. Алдынгыларга бүләкләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, артабангы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Мәдәният йорты сәхнә осталарының җырлы-моңлы чыгышлары да бүләкләнүчеләр өчен күркәм бүләк булды. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе атна санында укырга була.