ИГЕНЧЕ
+17 °С
Дождь
Новости
13 Августа , 11:22

Районга иҗтимагый палата килде

11 августта Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина җитәкчелегендә районыбызда диалог мәйданчыклары узды.

Районга иҗтимагый палата килдеРайонга иҗтимагый палата килде
Районга иҗтимагый палата килде

 Очрашуларда муниципаль иҗтимагый палаталар рәисләре үз эшчәнлекләре турында хисап тотты. Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары Энҗе Әхмәдуллина һәм Олеся Шеметова районда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Шулай ук кибетләрдә урындагы продукциясенә мониторинг үткәрелде. Делегация Яңа Балтач авылындагы Бакалы психоневрология интернаты филиалында да булды. Алар өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационарда хезмәтләндерү үзәгендәге яшәү шартлары белән танышты. Пациентларның һәркайсы үзләренә күрсәтелгән хезмәт төрләреннән канәгать булуы иҗтимагый палата вәкилләрен сөендерде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас