

Районыбыз үзәгендә дә шушы программа чикләрендә Азатлык, Октябрьнең 70 еллыгы урамнарындагы күпкатлы 6 торак йортларны, шулай ук Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Олимпияче" комплексын һәм “Гаилә” үзәге белән социаль приют урнашкан бинаны җылыту челтәре яңартылды. “Башкоммунпроект” оешмасы әзерләгән проектка ярашлы, алда әйтеп үтелгәнчә, әлеге мөһим эшне федераль программага нигезләнеп җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте хезмәткәрләре башкарды. Биредә тузган үткәргеч сүтеп алынып, траншеялар казылып, торбаүткәргеч салынды. Биналарга җылылык үткәргечләрне юнәлтү максатында биш кое монтажланылды, аларда 32 бикләү-бүлү арматурасы урнаштырылды. Нәтиҗәдә чакмагышлылар бу кышта тотрыклы һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин ителәчәк. Район өчен бу уңайлы мохит булдыруга зур өлеш кертә.