

Билгеле булуынча, агымдагы ел республикада Зур һәм тату гаилә елы билгесе белән үтә. Районыбызда балалар тәрбияләүче күркәм гаиләләр бихисап. Шушы көннәрдә аларның берничәсе – Чакмагыштан Кәримовлар, Живайкиннар, Яхиннар һәм Яңа Бирде авылыннан Нәфыйковлар җирлегебезнең Гаилә хезмәтендә үткән күркәм чарага чакырылды. “Гаилә – безнең җәй” дип исемләнгән ихлас, җылы бу очрашу гаилә клубы чикләрендә оештырылды. Аның барышында әти-әниләр, нәнәй һәм балалар, оныклар Гаилә хезмәте белгечләре ярдәмендә “Минем көч агачым” арт-терапиясен үтеп, үз тамырларын һәм ныклы терәкләрен сурәтләрдә чагылдырды, тормышларында үзләре өчен иң мөһим булган төшенчәләр турында сөйләде, гаилә бәхете серләре белән уртаклашты. Ә күңелләргә үтеп керерлек видеороликлар һәр гаиләнең уңыш-казанышларын барлап, аларның күркәм тормышын күреп сокланырга мөмкинлек ачты. Блиц-сораштыру барышында исә балалар һәм әти-әниләр, онык һәм нәнәй сорауларга җавап биреп, үз мавыгулары, һәркайсының кызыклы гаилә тарихы белән таныштырдылар. Очрашуның иң дулкынландыргыч һәм үзәк өлеше ул, әлбәттә, бүләкләү булды. Бу райондашларыбыз Гомумрусия “Ел гаиләсе” конкурсының республика этабында катнашып, районыбыз данын уңышлы якладылар һәм шушы очрашуда аларга тантаналы шартларда дипломнар тапшырылып, районыбыз энциклопедиясе дә бүләк ителде. Һәркемгә өлге булырлык бу якташларыбызны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова белән Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова тәбрикләп, ихлас теләкләр һәм җирлегебезнең җәмгыять тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны кечкенә оныгы белән катнашкан гаилә әгъзаларының берсе, өч дистә елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт салган Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкованың җыр-моңнары бизәде. Җылы очрашу чәй табыны артында тәмамланды. Табынга күчтәнәч итеп шәхси эшкуар Гөлшат Илфир кызы Гузина тапшырган исеме җисеменә туры килеп торган “Bikтәмле” пироглары чын мәгънәсендә бердәм, тату һәм күмәк гаилә җылысы белән сугарылган мохит һәм бәйрәм тойгысын бүләк итте. Күркәм шушы очрашу турындагы истәлекне исә аның ахырында күмәкләп төшкән фото тагын да бик озак вакыт дәвамында саклаячак әле.