ИГЕНЧЕ
+23 °С
Облачно
Новости
21 Августа , 15:09

Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен

 Билгеле булуынча, 18,19, 20 сентябрьдә илебездә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы – Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар үтәчәк. Дәүләтнең башка төбәкләрендәге кебек, 20 августта Башкортстанда, һәм шул исәптән безнең районда да, тавыш бирүчеләргә бу сайлаулар турында адреслы мәгълүмәт җиткерү башланды.

Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өченДөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен
Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен

6 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссиясе әгъзалары йорт һәм фатирларга килеп, тавыш бирү процессы, кандидатлар турында, шул исәптән санлы сервис ярдәмендә дә, тулы һәм дөрес мәгълүматлар җиткерәчәк. Алар сентябрь аенда сайлау участогына килүчеләргә тавыш бирү кампаниясе барышы, вакыты һәм тәртибе, федераль исемлектә теркәлгән партияләр, кандидатлар турында сөйләп аңлатачаклар. Йортларга килүчеләр шулай ук участок сайлау комиссияләре, аларның кайда урнашулары, телефоннары, эш вакытлары, тавыш бирү урыннары һәм формалары турында да анык мәгълүматлар җиткерәчәкләр. Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын алдагы тавыш бирү кампаниясе логотибы булган планшет, сумка һәм кепкадан танып була. Үзләре белән таныштырганда алар таныклык һәм паспорт та тәкъдим итә.

Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен
Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен
Дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас