

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев, Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Николаевич Плотников, Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль идарәсенең төбәк үзәге җитәкчесе Анатолий Николаевич Дубовский, Русия Федерациясе Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм күренекле иҗтимагый-сәяси эшлекле Денис Юрьевич Чернавин, «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк операторы фонды" коммерцияле булмаган оешмасының төньяк зонасы буенча капиталь ремонт бүлеге начальнигы Руслан Николаевич Десяткин, Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәсенең әйдәүче белгеч-эксперты Алия Фәнис кызы Йосыпова, шулай ук район прокуратурасы, район буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания җитәкчеләре һәм вәкилләре, йорт комитетлары вәкилләре һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев ачты һәм алып барды. Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бирегә җыелучыларны сәламләп, район биләмәсендә уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлтелгән республика программалары чикләрендә йорт алларын, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, күпфатирлы йортларда башкарылган ремонт эшләре, су, электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү һәм башка мөһим темаларга кагылышлы мәгълумат җиткерде, алда торган бурычлар белән таныштырды.
Язманың дәвамы белән киләсе санда таныша аласыз.