ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Новости
26 Августа , 04:27

Кешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәлә

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте Сентябрь аеның күләмле чаралары – Белем көне һәм Бердәм сайлаулар көне алдыннан муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырыш узды. Анда әлеге комиссия әгъзалары, мәгариф бүлеге, территориаль сайлау комиссиясе, сәламәтлек һәм хокук саклау органнары, янгынга каршы көрәш хезмәте вәкилләре катнашты.

Кешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәләКешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәлә
Кешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәлә

 Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Яңа уку елы башланыр алдыннан көн тәртибендә төп тема Белем көнендә район мәктәпләрендә иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү һәм мәгариф учреждениеләренең террорчылыктан саклану дәрәҗәсен арттыру булды. Утырышта шулай ук Бердәм тавыш бирү көннәрендә участок сайлау комиссияләрендә хәвефсезлекне тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен, гражданнар иминлеген саклау мәсьәләләре, 3 сентябрьдә билгеләнгән Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан район биләмәсендә оештырылып үткәреләчәк чаралар турында сүз барды. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин Белем көненә багышланган тантаналарны үткәрү чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү, шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында террорчылык күренешләреннән саклану өчен үткән күнекмәләр һәм уку елы дәвамында шушы максатта күреләчәк чаралар турында сөйләде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева Бердәм тавыш бирү көннәрендә сайлау участоклары урнашкан биналарның террорчылыктан яклану торышы турында бәян итте. Утырыш ахырында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан районда үткәреләчәк чараларны әзерләү һәм оештыру турында хәбәр итте. Утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр тикшерелеп, тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольгә алынды. “Белем һәм Бердәм сайлаулар көннәрендә гражданнарны террорчылыктан саклау – тәү чираттагы бурыч. Без районда яшәүчеләр хәвефсезлеге өчен җаваплы”, – диде Реканс Фәнил улы, террорчылык күренешләрен кисәтүдә барлык хезмәтләрнең дә тиешле режимда эшләү мөһимлеген, балалар һәм гражданнарның иминлеге турыдан-туры шуңа бәйле булуын билгеләп.

Кешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәлә
Кешеләр хәвефсезлеге – тәү чираттагы мәсьәлә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас