ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Новости
26 Августа , 07:02

Үрнәктә имамнар киңәш корды

Август аеның соңгы сишәмбесендә районыбыз имамнары чираттагы тапкыр җыелып фикер алышты.

Үрнәктә имамнар киңәш кордыҮрнәктә имамнар киңәш корды
Үрнәктә имамнар киңәш корды

Районыбыз дин әһелләренең үзара җыелышып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әверелде. Бу юлы мондый чара Үрнәк авылы мәчетендә үтте. Анда район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Фәит Хөснетдинов, Фәргать хәзрәт, авыл имамнары катнашты. Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Чараны Дилшод Касыймходжаев ачты һәм көн тәртибенә куелган мәсьәләләр белән таныштырды. Артабан Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова барлык имамнарга да сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм әлеге биләмәгә караган дини йортлар эшчәнлегенә тукталды. Очрашуда катнашучылар Мәүлид бәйрәме, гошер сәдакасы җыю һәм башка мәчетләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм алдагы чорга эшчәнлек планнарын билгеләделәр. Киләсе мондый җыелышны 29 сентябрьдә Киндеркүл авылы мәчетендә оештырырга килештеләр. Чара сорауларга җаваплар бирү һәм бергәләп салават әйтү һәм дога уку белән тәмамланды. Районыбызда дини эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, чыннан да, мондый җыелышлар олы әһәмияткә ия. Аарның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел, вәгазьләнү, гыйлем алу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү өчен дә бик мөһим.

Үрнәктә имамнар киңәш корды
Үрнәктә имамнар киңәш корды
Үрнәктә имамнар киңәш корды
Үрнәктә имамнар киңәш корды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас