+5 °С
Ясно


Бүген Яңа Балак авылында Аллаһ йортын ачу тантанасы зур күркәм бәйрәмгә әйләнде. "Әл-Хәлиим" мәчетен ачу тантанасында муниципаль район советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Рәҗәп авылы биләмәсе башлыгы Фәнүз Фәйруз улы Сәхибгәрәев һәм авылдашлар катнашты. Дин йорты бусагасын атлап кергән һәркем мәчетнең гомере озын булуын, авылга иман нуры иңдереп торуын теләде. Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.