

Һәм нәкъ шушы муллык чорында ярминкәләр аеруча күңелле булып, гөрләп үтүе һич гаҗәп түгел. Чөнки ярминкәләр -- ул үз җирлегебездә үскән, җитештерелгән чын һәм тәмле, сыйфатлы ризыклар сатып алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Шимбә иртәсендә район үзәгендә үткән ярминкәдә ризык-товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. Бу көнне монда бал һәм умартачылык продуктларының бик күп төрләрен, сөт ризыкларын, яшелчә-җимешләр, балык һәм агач-куак, чәчкәләр үсентеләрен җаның теләгәнен сайлап алырга була иде. Ярминкәгә килүче якташлар шушы мөмкинлектән бик теләп файдаланды. Товарларны үзебезнең райондашлар да, тирә-як районнардан килгән сатучылар да тәкъдим итте. Ярминкәне район сәхнә осталарының чыгышлары бизәде һәм бирегә килүчеләргә күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу сәгатьләрдә чара үткән мәйдан гөрләп торды.