ИГЕНЧЕ
+16 °С
Облачно
Новости
3 Сентября , 07:23

Бердәмлек белән генә җиңеп була

Бүген илебездә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнә. Бу истәлекле датаның барлыкка килүе вәхшилеге белән бар дөньяны тетрәндергән фаҗигага бәйле.

Бердәмлек белән генә җиңеп булаБердәмлек белән генә җиңеп була
Бердәмлек белән генә җиңеп була

 2004 елның 1-3 сентябрь көннәре егерме ике ел инде Русиядә яшәүче барлык халыклар күңелендә төзәлмәс әрнүле яра булып саклана. Чөнки Беслан шәһәре мәктәбендә яклаусыз балаларга, укытучыларга һәм ата-аналарга карата кылынган вәхшилек һичкайчан гафу ителми. Хәтер мәңгелек әрнү һәм нәфрәтне уяу саклый. Өч йөз җитмештән артык өзелгән гомер, сигез йөзгә якын җәрәхәтләнгән җан турындагы истәлек бу золымга каршы көрәштә берләшүне сорый. Һәм русиялеләр бу көннәрдә һәр елны тантаналы бәйрәмнән өйләренә кире кайта алмаучыларны искә ала, өч көн дәвамында тоткынлыкта булган балалар белән өлкәннәрнең батырлыгы һәм аларны коткарырга омтылган кешеләрнең каһарманлыгы алдында тирән хөрмәт белән баш ия. Мондый фаҗигаләр башка беркайчан да кабатланмасын өчен Беслан турындагы хәтерне онытырга беркемнең дә хакы юк... Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда, безнең районда да, Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне чикләрендә төрле чаралар үтә. Шушы истәлекле дата уңаеннан Чакмагышның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда да беренче урта мәктәп укучылары катнашлыгында Хәтер дәресе үтте. Аның барышында музей хезмәткәрләре балаларга бу фаҗига һәм Русиядә, дөньяда булган башка террорчылык актлары турында сөйләп аңлаттылар. Шулай ук үсмерләр әлеге вакытта махсус хәрби операция чикләрендә дөнья күләмендәге террорчылыкка каршы көрәшкән, илебездә яшәүче балаларның һәм бар халыкның тынычлыгын яклаган яугир якташларыбыз хөрмәтенә булдырылган экспозицияне карадылар, музей хезмәткәрләре бу хакта сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлап, анда урнаштырылган экспонатлар белән таныштылар. Хәтер дәресе барышында анда катнашучылар бары тик бердәмлек, җәмәгатьчелек һәм дәүләтнең уртак көче белән генә бу золымга каршы торып булуын аңладылар. Чарага: “Җәмгыятьтәге тынычлык һәм аның артабангы үсешенә омтылыш – бердән-бер дөрес юл, ә террорчылык юлы – ул бар дөньяны җимерүче, юк итүче һәлакәт”, – дигән йомгак ясалды.

Бердәмлек белән генә җиңеп була
Бердәмлек белән генә җиңеп була
Бердәмлек белән генә җиңеп була
Бердәмлек белән генә җиңеп була
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас