+18 °С
Облачно


Террорчылыкка каршы теләктәшлек көне чикләрендә Иске Бәшир авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл модельле китапханәсе мөдире белән берлектә «Безнең хәвефсезлек – безнең кулларда» урам акциясе оештырды. Чара террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуга юнәлдерелде һәм халык арасында экстремистик күренешләр проблемасына игътибарны җәлеп итү максатында уздырылды. Анда экстремизм нәтиҗәләре, үзеңне хәвефсез тотуны формалаштыру һәм социаль челтәрләрдә аралашканда сак булу турында мәгълүмат белән буклетлар һәм истәлекләр таратылды.