

Укучылар өчен директорның тәрбия буенча киңәшчесе П.Р. Макулова тере тарих дәресе үткәрде: балалар мәктәп музеенда булып, илебезнең героик үткәненә сәяхәт ясадылар. “Эзләү” музее – ул ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне кадерләп саклый торган урын. Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция балаларда онытылмас тәэссоратлар калдырды. Укучылар фронт хатларын, яугирләрнең шәхси әйберләрен, сугыш еллары фотосурәтләрен зур кызыксыну белән карадылар. Биредәге һәр экспонат – ул бөек батырлык һәм Совет халкының сыгылмас ихтыяры дәлиле. Экскурсия барышында балалар сугыш турында мәгълуматны тыңлап кына калмадылар, ә Ватанны саклаган кешеләрнең тарихларын белеп, «геройлар эзләре буенча үттеләр». Музей фондлары белән танышу укучылар өчен танып-белү чарасы гына түгел, ә ватанпәрвәрлек һәм үз иленә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһим этабы да булды.