ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
7 Сентября , 06:29

2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана

Русия почтасы 2027 елның беренче яртыеллыгына төбәктә вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясе башлануы турында игълан итте.

2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана
2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана

Газета-журналларга язылуны республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Русия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылучы почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.

 “6000 гә якын вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан да язылырга мөмкин", - дип ачыклык кертте Русия Почтасының төбәк идарәсе директоры Ленард Шәфыйков. Башкортстанда

яшәүчеләр шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал-газеталарга хәйрия язылырга мөмкин. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас