

*Ил Президенты Владимир Путин республика Хөкүмәтенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт департаментының бүлек мөдире Илдар Хәбибуллинны Мактау грамотасы белән бүләкләде, “Сәнәгать төзелеш компаниясе” бүлеге җитәкчесе Ильяс Гәрәевка һәм Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге коллективына Рәхмәт белдерде.
*Русия Президенты Владимир Путин игълан ителергә мөмкин булган мобилизация турындагы имеш-мимешләрне кире какты. “Мобилизцаия таләп ителгән сценарий юк. Бу – Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан аларның йомгакларына йогынты ясарга теләп дошман ягыннан җибәрелгән мәгълүмәт һөҗүме”, – диде ул.
*Башкортстанда өч яңа модельле китапханә ачылды. Бу мәдәниәт учреждениеләре Авыргазы районының Толбазы, Аскын районының Аскын һәм Балакатай районының Ямаш авылларында үз ишекләрен ачты. Алар өчен яңа, заманча җиһазлар, китаплар һәм мебель “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендә сатып алынды. Республикада мондый яңа буын китапханәләре саны инде 25кә җитте.
*Башкортстанның җиде медицина хезмәткәре “Елның иң яхшы табибы” Гомурусия конкурсы призерлары булдылар. Безнең табиблар ике беренче, өч икенче һәм ике өченче урыннарны яуладылар.
*Республиканың дөнья күләмендә танылган «AY YOLA» төркеме Кыргызстанда үткән Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ябу тантанасында катнашты.
* Башкоротстан вузлары югары белем бирүнең барлык дәрәҗәләре буенча бюджет һәм түләүле урыннарда укыячак абитуриентлар саны буенча ил төбәкләре университетлары арасында лидерлар унлыгына керде.
*Республика Балалар клиник дәваханәсенең балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге табиблары төбәктә беренче тапкыр апластик анемиядән җәфа чиккән җиде яшьлек пациентның сөяк миенә уңышлы трансплантация ясадылар. Малайның бертуганы аның өчен идеаль донор булган. Бу туганлык органның кире кагылуы хәвефен юкка чыгарган. Пациентның хәле канәгатьләнерлек.
*Республикада махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр спорт белән түләүсез шөгыльләнә ала торган спорт объектлары исемлеге төзелде. Аңа 148 учреждение кертелгән. Аларда спортның 35 төре буенча занятиеләр үтә. Бу учреждениеләргә 956 кеше йөри, аларның 248е инвалидлык төркемнәренә ия.
*“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе тәмамлануга якынлаша. Агымдагы елның апреленнән 4 сентябрьгә кадәр медицина хезмәткәрләренең мобиль бригадалары 401 торак пунктта 179573 кешене кабул итте.
*Башкортстан исерек хәлдә тотылган водительләрдән алынган чираттагы машиналар партиясен фронтка җибәрде. Хәрби бурычларны үтәүче яугирләргә ярдәмгә янә 20 авто транспорт чарасы тапшырылган.
*Агымдагы елда республиканың сигез муниципалитетындагы 55 бакчачылык ширкәтенә илтүче 14 юлны тәртипкә китерәләр. Ремонтлана торган юлларның гомум озынлыгы 17,5 километр тәшкил итә. Биш объектта төзекләндерү эшләре тәмамланган да инде. Калганнарының әзерлек дәрәҗәсе 40тан алып 90 процентка кадәр саннар белән исәпләнә