ИГЕНЧЕ
+23 °С
Облачно
Новости
11 Сентября , 06:08

Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар

Сайлауларны югары оешканлык белән үткәрү өчен Бердәм сайлаулар көненә кадәр аз гына вакыт калып бара.

Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибарХәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар

 18, 19, 20 сентябрьдә тоташ илдәге кебек, Башкортстанда да дәүләтнең артабангы үсешен билгеләячәк мөһим сәяси вакыйга – Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышына депутатлар сайлаулары үтәчәк. Шушы уңайдан муниципаль район хакимиятендә сайлауларны оештырып үткәрү мәсьәләләре буенча участок комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары киңәшмәсе үтте. Аның эшчәнлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы, хакимият вәкилләре һәм территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләре, махсус хезмәтләр вәкилләре катнашты. Чара барышында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева киңәшмәдә катнашучыларга сайлау кампаниясенә әзерлек барышы турында сөйләде, рәсми теркәлгән сәяси партияләр һәм кандидатлар исемлеге белән таныштырып үтте. “9 сентябрьдән участок сайлау комиссияләре үз участокларында эш башлады, – диде ул. – Безнең алда 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә 43 сайлау участогында сайлауларны тиешле югарылыкта оештырып үткәрү бурычы тора. Бу көннәрдә 3нче санлы Уфа бер мандатлы сайлау округы һәм федераль исемлек буенча 21 меңнән артык сайлаучы Федераль Җыелышның тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашачак. Шулай ук районыбызның 3259 һәм 3281 санлы сайлау участокларында 9нчы бер мандатлы Рапат сайлау округына алтынчы чакырылыш депутатын сайлау өчен өстәмә тавыш бирү оештырыла. 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр “Мобиль сайлаучы” механизмы чикләрендә гаризалар кабул ителде. Киңәшмә үткән 9 сентябрьгә Бердәм сайлаулар көннәрендә районыбызда була алмаячак якташлардан 177 гариза кабул ителгән, алар бу көннәрдә башка төбәкләрдә үз конституцион хокукларын тормышка ашырачак. Моннан тыш, бу көннәрдә безнең җирлеккә киләчәк 47 кеше биредә тавыш бирү өчен гаризалар тапшырган. 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары “ИнформУИК” проекты чикләрендә 10 меңнән артык йорт-фатирларга барып, гражданнарга алда булачак сайлаулар, анда катнашчак сәяси партияләр һәм кандидатлар турында мәгълүматлар җиткерде. Тавыш бирү үтәчәк барлык 43 участок та биналарның беренче катында урнашкан. Алар тиешле техник җиһазлар, сейфлар, янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгән, телефон бәйләнеше өзеклекләрсез эшли”, – диде Миләүшә Марс кызы. Шулай ук аның чыгышында Бердәм сайлаулар көненә әзерлек чикләрендә участок комиссияләренең төп бурычлары билгеләнде. Киңәшмә барышында Бердәм тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында террорчылык һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигының җәмгыять тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Радик Рим улы Хаков сайлауларга әзерлек һәм тавыш бирү көннәрендә җәмгыять хәвефсезлеген саклау һәм тәэмин итү өчен күреләчәк чаралар турында сөйләде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәлегенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Дүртөйле районара бүлеге инспекторы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Руслан Фикрет улы Эйналиевның чыгышы сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы булды. Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова үзе җитәкчелек иткән авыл биләмәсендә урнашкан сайлау участокларында Бердәм сайлау көннәренә әзерлек барышы турында сөйләде. Муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов бердәм тавыш бирү көннәрендә участок сайлау комиссияләренең җаваплы хезмәткәрләре башкарырга тиешле оештыру эшләре хакында мәгълүматлар җиткерде. Чыгыш ясаучыларның сөйләгәннәрен йомгаклап, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы алда торган сайлауларның мөһимлеген билгеләде һәм Бердәм сайлаулар көннәрендә тавыш бирү процессын оештыру, хәвефсезлек чараларын тәэмин итү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде һәм бу үтә дә җаваплы эшчәнлекне башкаручы барлык комиссияләр әгъзаларына уңышлар теләде. Киңәшмә ахырында участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьларына сайлаучылар исемлекләре, технологик җиһазлар һәм канцелярия товарлары тапшырылды.

Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Хәвефсезлекне тәэмин итүгә – аерым игътибар
Автор:рәзилә Арсланова
Читайте нас