+10 °С
Ясно


Төбәктә игълан ителгән гомумреспублика өмәләренә безнең Чакмагыш районы халкы да һәрчак актив кушыла. Якташлар туган җиребезне ямьләп, тәртиптә тотуга үз өлешен кертә. Бу шимбәдә район үзәгендә һәм авылларда хезмәт коллективлары парклар, скверлар һәм аллеяларны тәртипкә китерде. Шулай ук өмә барышында "Чиста яр" акциясе чикләрендә Чакмагыш елгасының төзекләндерелгән ярлары тәртипкә китерелде, чишмәләр һәм буалар ярларыннан, юллар буйларыннан чүп-чар җыелды. Моннан тыш оешма-учреждениеләр тирә-якларында да чистарту-тазарту эшләре башкарылды.