ИГЕНЧЕ
+17 °С
Ясно
Новости
17 Сентября , 07:06

Сөенечләребезнең чиге юк

Безнең авылның матур исеме районыбызга гына түгел, бөтен республикага ямь өстәп тора, минемчә. Моннан бер гасыр элек бирегә килеп урнашып, яңа тормыш башлап җибәргән ата бабаларыбыз, аның искиткеч гүзәл табигатен күзаллапмы, бик матур, шул ук вакытта үтә килешле итеп Кавказ атамасын сайлаганнар.

Сөенечләребезнең чиге юкСөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк

 Исеме җисеменә туры килеп, биредә, чыннан да, шифалы саф һавасын сулап, тәмле суларын эчеп, даими күкрәп үсеп торган яшелчәҗи мешләреннән авыз итеп, иркен басуларында тук башакларның диңгез кебек чайкалып торуына хозурланып кына да тәнгә сихәт, җанга шифа табып булуын берәү дә инкарь итмәс. Әлбәттә, төрле еллар кичергән авылыбыз соңгы чорда күп төбәкләрдә күзәтелгән күренешләрдән читтә калмады. Яшьләрнең авылда калмавы, өлкәннәрнең табигый кими баруы аркасында бүген биредәге гаиләләр дистәгә дә тулмый инде. Әмма шулай булса да, тормыш дәвам итә, ә авыл халкына уты да, суы да, газы да, юлы да кирәк. Шөкер, болардан өзелгән юк, ә менә юлны төзекләндерү мәьсәләсе күптәннән борчый иде. Шуңа да узган ел авылда гомер итү челәр, читтән кайтып йөрүче балалароныкларыбыз да бергә җыелышып, авылыбызның 100 еллык бәйрәмен билгеләргә планнар корганда әнә шуларны да тәртипкә китерү турында сүз кузгаткан идек. Җыелышта катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, оешма учреждениеләр җитәкчеләре безнең үз көчебез белән авылның бергасырлык юбилеен билгеләү, аның чикләрендә Бөек Җиңүгә өлеш керткән авылдашларыбыз истәлегенә һәй кәл булдыру, шулай ук юлны төзекләндерүгә ирешү турындагы тәкъдимнәребезне хуплап күтәреп алдылар һәм ярдәмнән дә ташламадылар. Хакимият башлыгы шәхсән үзе килеп, зиратыбызны, авыл урамнарын, керү юлларын карап китте һәм эшлекле тәкъдимнәр җиткерде. Өмә ясап, балаларыбыз оныкларыбыз, киленкияүләребез ял көннәрендә кайтып, тәүдә зиратны тармакланып үскән агачлардан арындырдык, коймасын тәртипкә китердек, артабан юл читләреннән агачларны кисеп чыктылар. Бу эштә актив катнашучылардан Зөлфия, Раил, Гөлүсә Хөсәеновлар, Айдар Нурисламов, Фәнил Ямаев, Салават Маһияров, Илгиз Насыйров, Нияз Собханкулов, Нәҗип Гафаров, Ирнис Насыйбуллин, Гөлнара Макулова, Айдар, Айгөл, Гөлнара, Зөлфия, Рамил, Гөлнәрия, Фәнәви һәм башка чын ирегетләр һәм хатынкызларны рәхмәт хисләре белән телгә аласым килә. Авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Арнаутова яныбыздан китмәде дә диярлек – беткесез мәшәкатьләре арасында вакыт табып, безгә зур ярдәм күрсәтеп торды. Күмәк көч белән обелискта төзелеп ачылды, 100 еллык бәйрәмебезне дә искиткеч матур итеп оештырып үткәрдек. Болар телевидениедә дә киң яктыртылды, матбугат битләрендә дә күләмле язмалар дөнья күрде. Һәммәсе өчен дә ихлас рәхмәт җиткерәсе килә. Хәзер өченче теләгебезнең дә тулысынча тормышка ашуына сөенечебез чиксез: шушы көннәрдә генә юлыбызны да тәртипкә китереп бетерделәр. Хәзер теләсә кайсы һава торышында рәхәтләнеп авылга кереп була, балаларыбыз да иркенләп кайтып йөри алачаклар, дип сөенәбез. Авылыбызның киләчәге дә булыр, дигән өметне югалтмыйбыз: олы юлдан якында, искиткеч матур урында урнашкан һәм бөтен уңайлыкларга да ия урынга кайтып йортлар салып урнашучылар да булыр, дип өметләнәбез. 100 ел элек бабаларыбыз буш урынга килеп утырып, дөнья көтеп алып китәргә тырышканнар бит, әле дә ут йөрәкле, уңганэшчән кешеләр табылыр, дип уйлыйм. Безгә шундый сөенечләр бүләк иткән өчен тәү чиратта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм аның бердәм командасына, авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Анаутовага, оешмапред приятиеләр җитәкчеләренә зур рәхмәт. Авылыбызны онытмаган, гел ярдәмгә ашкынып торган балаларыбыз, оныкларыбыз, киленкияүләребезгә дә иң зур рәхмәтләребез барып ирешсен иде.

Сөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк
Сөенечләребезнең чиге юк
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас