

Комиссия исемлегендә җиде йөз алтмыштан артык сайлаучы теркәлгән. Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң сайлау комиссиясе рәисе Светлана Фларит кызы Тимербулатова участоктагы сайлаучылар саны һәм тавыш бирү процессына кагылышлы мәгълүматларны җиткергәннән соң, бирегә килүчеләр бюллетеньнәр алып, кабинкаларга юнәлде. Бу участокта үткәрелгән 2026 елдагы Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясенең беренче тавыш бирүчесе шушы ук урамда яшәүче Сергей Леонидович Беляев булды. Әйткәндәй, һәр сайлауларда активлыгы белән аерылып торып, беренче көннең тәүге сәгатьләрендә үк иң беренчеләрдән булып үз фикерен белдергән бюллетеньне урнага төшерә. “Дәүләтебез тарафыннан сайлау хокукы бирелгән икән, без аны, әлбәттә, файдаланырга тиешбез”, – диде ул безгә участок ачылыр алдыннан корган әңгәмәдә. Биредә озак еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традиция буенча, беренче сайлаучыга бүләк тә тапшырылды. Без дә үз чиратыбызда сайлау хокукына ия булган барлык райондашларыбызны шушы өч көндә үз участокларыбызга килеп, гражданлык бурычын үтәргә чакырабыз. “Минем тавыш кына бер нәрсәне дә хәл итми”, – дип уйлау һич дөрес түгел. Нәкъ менә шундый бер тавышлардан тупланган уртак, бердәм фикер илебезнең алдагы киләчәген билгели дә инде.