

Барлык буын вәкилләре дә җәмгыятебез алдында зур җаваплылык тоеп, йөрәкләре кушуы буенча сайлауларда катнашалар. 3262 санлы участок сайлаучылары булган Гөлфидә Орхылбаян кызы белән Ләбиб Нәҗметдин улы Гәрәевлар – районыбызның хөрмәтле гаиләләренең берсе. 45 ел дәвамында гомер сукмакларыннан бергә атлый алар, балаларына лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Барлык дәрәҗәдәге сайлауларга да һәрвакыт бергә килеп, үзләре лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен тавыш бирәләр. Район үзәгендә яшәүче Лилия Сәгыйть кызы белән Наил Альберт улы Хисамовлар да һәр сайлауларга уллары белән бергә килеп, аңа кечкенәдән үк лаеклы үрнәк күрсәтәләр. “Ил, җәмгыять һәм тәү чиратта үз-үзең каршындагы җаваплылык хисе кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш”, – дип исәпли педагоглар династиясе вәкиле, үзе дә байтак еллар инде башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Лилия Сәгыйть кызы.