ИГЕНЧЕ
+11 °С
Ясно
Новости
18 Сентября , 05:47

Зур җаваплылык тойгысы белән

Районыбызның Митрәй-Әюп авылы мәдәният йортында урнашкан 3275 санлы сайлау участогы комиссиясендә өч көн дәвам иткән Бердәм тавыш бирү көннәрендә алдагы сайлау компанияләрендә уңышлы эшләп, зур тәҗрибә туплаган комиссия әгъзалары якташларына конституцион хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Зур җаваплылык тойгысы беләнЗур җаваплылык тойгысы белән
Зур җаваплылык тойгысы белән

Районыбыздагы башка участоклардагы кебек, монда да 18 сентябрьнең иртәнге 8.00 сәгатенә тавыш бирү процедурасын үткәрүгә барысы да әзер иде. Дәүләт гимнаннары яңгыраганнан соң комиссия рәисе Резеда Фәрит кызы Нигъманова сайлаулар турындагы кануният нигезендә барлык шартларны үтәп, тиешле мәгълүматларны җиткергәннән соң, участокка иң беренче булып килүчеләр бюллетеньнәр ала башлады. “Алдагы еллардагыча, өлкән буын вәкилләре һәрчак активлыгы белән аерылып тора. Монда да авылның үрнәкле гаиләсе – илле ел дәвамында иңгә-иң куеп гомер юлыннан атлаган, барлык-шатлык борчуларны уртак бүлешкән Лена Хәниф кызы һәм Рим Гыйлемҗан улы Гариповлар беренче сайлаучылар булдылар. Гаилә башлыгы Рим абый озак еллар дәвамында яшь буынга белем һәм тәрбия биреп, Лена апа авыл халкы сәламәтлеге сагында торып якташлары арасында зур хөрмәт һәм абруй казанды. Тәүге сайлаучылар улган хөрмәтле авылдашларыбызга бүләк тә тапшырдык”, – ди Резеда Фәрит кызы. #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор2026

Зур җаваплылык тойгысы белән
Зур җаваплылык тойгысы белән
Зур җаваплылык тойгысы белән
Зур җаваплылык тойгысы белән
Зур җаваплылык тойгысы белән
Автор:Рәзиля Арсланова
Читайте нас