+19 °С
Ясно


Чакмагыш районындагы барлык 43 участокта да Русия Федерациясе һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң участок комиссияләре үз эшләрен башлады. Әйткәндәй, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлауларның беренче көнендә – 18 сентябрьдә Башкортстанда барлык теркәлгән сайлаучыларның 31,89 проценты тавыш биреп өлгергән. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Марат Гадилов билгеләвенчә, төбәктә сайлаучыларның традицион югары активлыгы күзәтелә. Исегезгә төшерәбез: 18 сентябрьдән 20нә кадәр Башкортстанда Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышына депутатлар сайлау бара.