+17 °С
Облачно


Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Марина Долматова көн уртасына билгеле саннар белән таныштырган. – 19 сентябрьнең 15.00 сәгатенә сайлаучыларның 1 миллион 270 меңнән артыгы тавыш биргән. Бу 43 проценты дигән сүз, – дигән ул. Гадәттәгечә, авыл районнарында шәһәрләргә караганда халык активрак. Кайсыберләрендә тавыш бирүчеләрнең яртысы үз гражданлык бурычын үтәгән. #БашВыбор #Чекмагушевскийрайон